Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәссам Хәниянең күңел җәүһәрләре - ФОТО, ВИДЕОЛАР

«Гомеремнең 33 елын милли сәнгатебез тарихына багышладым», ди ул.

Чигү – борынгы халык сәнгате. Бүген дә әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр бар. Милли орнаментларны һәм традицион чигү техникасын кулланып, искиткеч сәнгать әсәрләре ясаучылар. Шундыйларның берсе – Тукай районының Калмия авылында яшәүче рәссам Хәния Гәрәева. Аллы-гөлле җепләр белән мендәр тышларына, сөлге-тастымалларга, кулъяулыкларга, карават япмаларына, яулыкларга, пәрдәләргә матур сурәтләр төшерә ул. Түбәтәйләр, калфаклар тегә, аларны күз явын алырлык итеп бизи. 

Җиләк арасында туган кыз
Декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, нәкыш остасы Хәния Гыйльметдин кызы Гәрәева 1957 елда Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында дөньяга килә. Туганнан ук матурлыкка чумып үскән дисәм, бер дә ялгыш булмас, ахрысы. Хәния ханымның туу тарихы да кызык. 

– Туган көнем 14 июльдә – Питрау вакытында. Әнәйнең бала табар вакыты җиткәч, әтәй ат җигеп, аны Останково авылы больницасына илтмәкче булган. Тик барып җитә алмаганнар. Артамоново кырларында туктап, әнәй мине тудыра башлаган. Әтәй кендек әбисе Полина түти янына чапкан. Тик алар да килеп җитә алмаганнар. Әнәй мине тудырып, кендекне теше белән өзеп, мине имезә үк башлаган булган. Менә шулай итеп җиләкле болында туганмын мин. Әнәй: «Җиләкләр, чәчәкләр арасында тудың син, кызым. Гомерең дә бәхетле булыр», – дип әйтә торган иде. Аллаһыма мең шөкер, шулай булды да. Тумыштан ук матурлыкка, гүзәллеккә гашыйк кеше мин. Рәсем ясаганда да нәкъ шуларны чагылдырам – җиләк, кыр чәчәкләренә мөкиббән китәм, – ди ул.

«Укытучым – халык рәссамы Мадияр Хаҗиев»

Хәния Гәрәева башта Минзәлә педагогия колледжын, соңрак Чаллы педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Тукай районы Калмия авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Аннары Чаллының 3нче шәһәр балалар хастаханәсендә педагог-тәрбияче, соңыннан шәһәрнең 52нче мәктәбендә рәсем укытучысы һәм директор урынбасары итеп билгеләнә. Калмиядә укыткан вакытта хәзерге тормыш иптәше Филәрит белән таныша. Филәрит абыйның әнисе (хәзер мәрхүм инде) – атаклы, хөрмәтле укытучы Мөзәянә Гәрәева белән бергә эшли.

 

– Әнкәй бөтен нәрсәгә өйрәтте. Бар эштә дә ярдәмчем, мине хуплап-санлап торучым булды ул, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – 1978 елда инде Филәрит белән тормыш корып, Чаллыга күчтек. Биредә 1990 елга кадәр ЗЯБта балалар хастаханәсендә педагог-тәрбияче булып эшләдем. Дөресрәге, гел рәсем эшендә булдым. Санбюллетеньнәр, плакатлар чыгару, табибларга расписание төзү дигәндәй. Нинди генә конкурс-бәйгедә катнашмадык – гел беренче урыннар ала идек. Без Флюра Гариповна Ахмерова (ТАССРның атказанган табибы – авт.иск.) белән әниле-кызлы кебек яшәдек. Аның ярдәме белән 52нче комплекста фатир да бирделәр. Шул чорда, 52нче мәктәпкә эшләгәндә, педагогия институтын тәмамладым, аннары 1нче шәһәр балалар сәнгать мәктәбен бетердем. Анда Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев классында укыдым. Аннары мине сәнгать мәктәбенә укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Бу вазифада 20 елга якын эшләдем. 

Тырыш, үҗәт, үз дигәненә ирешә торган ханым 1997 елдан башлап актив рәвештә сәнгать белән шөгыльләнә башлый. Балалар сәнгать мәктәбендә чигү классы булдыра, үзе сәйлән сәнгате һәм майлы буяулар белән рәсем ясау белән шөгыльләнә.

«Оныгым – минем дәвамчым»

Хәния ападан гаиләсе турында сорашам.

– Ирем Филәрит белән тормыш итә башлавыбызга быел 45 ел. Үземне бик бәхетле хатын-кыз дим! Яраткан, аңлый торган ирем, акыллы балаларым, оныкларым бар. 

Улым Рамил белән кызым Ләйсән эшләрендә югары дәрәҗәләргә ирешкән профессионаллар, матур гына итеп алты оныгыбыз тәгәрәп үсә. Улымның малае Фәргать сәнгать мәктәбен бетерде, минем дәвамчым. Ул архитектура өлкәсен сайламакчы, матур итеп рәсем дә ясый. 5 ел сәнгать мәктәбендә укыса да, Мадияр Хаҗиев классына йөреп үз осталыгын тагын да чарлый оныгым, – дип сөйли Хәния ханым. 

Алтын куллы чигү остасы, кулъяулык, сөлге-тастымал, мендәр япмаларына халкыбызның милли бизәкләрен, рәсемнәр төшереп, шуларга берсеннән-берсе ачык төстәге җепләр белән җан өрүче, искиткеч картиналар иҗат итүче Хәния ханым Гәрәеваның өендә эленеп торган эшләренә игътибар итәм.  Йөрәк җылысын салып башкарылган хезмәт җимешләреннән нур бөркелә аның, яраткан шөгыленнән үзенә ямь һәм тәм таба ул.

«Мәскәү – иҗатыма зур этәргеч ясаган шәһәр»

– Гомеремнең 33 елын милли сәнгатебез тарихына багышладым. Чигү белән шөгыльләнә башлавым да очраклы түгел. Безнең әби-бабайларыбыз шул чигү үрнәкләрен буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Искиткеч шөгыль ул – чигү! Композиция законнары, алымнары, формасы, мотив байлыгын күздә тотып эшлисең бит кул эшләрен! Төсләр гармониясе, материалның фактурасы, башкару техникасы – барысы да чигү өчен мөһим алымнар. 

30 елдан артык иҗат юлымда 30дан артык шәхси күргәзмәм булды, шулай ук Мәскәүдә, республиканың төрле җирләрендә күргәзмәләрем урын алды. Мин бик күп тапкырлар телевидение-радиода чыгыш ясадым, минем турыда тапшырулар да әзерләделәр, газета-журналларда да яздылар. Аларның барысында да милли сәнгатебезне күрсәтү, таныту кебек максатларны күздә тоттым. Мәскәүдә сигез тапкыр федераль Сабантуйда катнаштым. Әгәр дә анда катнашмаган булсам, йөрәгемнең кайсыдыр өлеше китек булыр иде. Чөнки Мәскәүдә иҗатыма тагын да зур этәргеч,  сәнгатебезне үстерүдә зур юл алдым дип әйтә алам. Башка милләт вәкилләренең безнең картиналарны карап китүе, кызыксынуы мине татар милләтле булуым белән тагын да горурланырга этәрде. Олы-олы кунаклар килеп, эшләремне мактап, чын шедевр бу дип бәя бирәләр, – ди Хәния ханым.  

  

«Чәчәк арасында туганга кыр чәчәкләрен яратам!»

Рәссамның сәнгать әсәрләре Татарстанның дәүләт музейларында һәм галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә урын алган. Хәния ханымның иҗатының төп темалары – чәчәкләр һәм табигать. Нәкыш әсәрләре ясаганда ул натурадан эшләргә ярата, шуңа да ул ясаган һәрбер яфрак, чәчәк, үлән-чирәм үзенчәлекле һәм чын килеп чыга. Әйтерсең, ул иҗат иткән вазадагы чәчәкләргә карап аларның исен сизәсең, ирексездән җәйге болыннарда, я булмаса алтын көздә яфраклар шыгырдатып йөргән кебек буласың. Сәйлән белән чигүдә исә Хәния ханым күбрәк кыр чәчәкләрен сурәтләргә ярата. Сүз уңаенда, ул 2002 елда «Елның иң яхшы рәссамы» конкурсында «Халык декоратив-гамәли сәнгате» номинациясендә җиңү дә яулый. 

– Ул конкурс-бәйгеләрдә катнашуымны, җиңүләремне сөйләп бетерергә бер кич тә җитмәс шул. Бик күп алар. 2021 елда ЮНЕСКО тарафыннан «Мир вокруг нас» дип исемләнгән халыкара проект игълан ителде. Мин анда үземнең «Гомер агышлары» дигән триптих эшемне (ягъни бер темада сурәтләнгән өч картина) тәкъдим иттем. Ул хатын-кызның гомер стадияләре чагылдырылган эш иде. Әйтик, берсе – кыңгыраулы яшьлек еллары. Яшьлекнең иң матур мизгелләре. Мин аны вазадагы нечкә чәчәкләр итеп сурәтләдем. Нечкә билле, самими, чая кызлар булдылар алар. Композиция буенча да кыңгыраулар өскә карап тора, ягъни тормыш алда әле. Икенчесе – хатын-кызның формалашкан чоры. Картинадагы ваза да йомры, бөтен чәчәкләр ачылган. Өченчесе «Көзге моң» дип атала – ягъни әбиләр чуагы. Биредә вазаны бер якка авышкан итеп сурәтләдем, чәчәкләр дә әз, күбрәк җиләк-җимеш ясадым. Менә шушы эшем өчен ЮНЕСКО медале белән бүләкләндем.    

2021 елда пандемия вакытында шәһәрнең тарих музее хезмәткәрләре 17 эшемне Дагыстанга күргәзмәгә җибәрделәр. Үзем бара алмадым, билгеле, әмма шундый матур сүзләр ишеттем. 

Әле менә күптән түгел генә татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдәге казанышларым өчен ТР мәдәният министрлыгының һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләндем. Без иҗатташ дусларым-коллегаларым белән «Бөтенроссия чигүле картасы» проекты кысаларында Татарстан картасын чиктек. Бик олы эш булды ул. 19 августта Чабаксарда бу картаны тәкъдим итү чарасы булачак. Картаны ике экземплярда эшләдек: берсе – 2гә 3 метр, икенчесе – 3кә 5 метр.

Эскизны Тукай районы дизайнеры Гөлназ Аннич ясады. Безнең Тукай районы, Чаллы яклары картада күлмәк итәге кебек киткән. Мин килешле бантик таккан моңлы сандугачны чиктем – ул безнең легендар Илһам ага Шакиров, шулай ук Чаллы гербын, КАМАЗны гәүдәләндергән аргамакны чигү дә миңа йөкләнде. Төннәрен йокламыйча бу эшне башкарып чыктым. Бу безнең коллектив эш булды, – дип горурлана Хәния ханым.   

«Калмия авылын рәсемгә төшердем»

Хәния апа белән үзе гомер иткән Калмия авылы турында сөйләшә башладык. Авылын яратуы, кешеләрен мактап, хөрмәт итеп, авылы турында шундый җылы итеп сөйләве сокландырды мине. Талантлы рәссам пандемия вакытында Калмия авылын рәсемгә төшергән икән. «Авылыма бүләк – «Көзге моң» дип атаган ул аны. 

– Беркая да чыгарга ярамый, өйгә бикләнеп яткан чак. Ә мин алай булдыра алмадым! Көз көне Калмия авылын аркылыга йөреп чыгып, бөтен җирләрен рәсемгә төшердем. Кырныш буйларын, иске алмагач бакчасын, авыл башларын, Күзкәй юлын, Боерган якларын ясадым. Тугыз эш булды. Аны хөрмәт белән Калмия авылының мәдәният йортына бүләк иттем. Шунысы бар: мин олы гына бер тал ясадым. Ул 100 ел элек тормыш иптәшем Филәритнең әтисе утырткан тал булган. Һәм, беләсеңме, шуны ясап бетерүем булды, ул тал ауды. Ул истәлек булып матур рәсемдә генә калды! – дип бераз дулкынланып сөйли әңгәмәдәшем.

Авыл мәктәбендә Хәния Гәрәева, аның аның укучылары тарафыннан ясалган картиналар галереясе дә бар икән.

– Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм Чаллы рәссамнары союзы рәисе Ленар Әхмәтов белән без районнарга картиналар галереясе бүләк итәбез. Иң беренче итеп 100 эштән торган күргәзмәне Пермь өлкәсенә бүләк иттек. Аннары туган ягым Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылына 100 эш бирдек. Туган авылымның мәдәният йортында картиналар галереясе бар хәзер. Хәзер яши торган Калмия авылында да мондый галерея булдырасым килде. Шулай ук 100 картинаны бүләк иттек, ул мәктәпнең актлар залында урын алган. Безнең тырышлык белән Зәй, Арча, Саба, Актаныш районнарында да картиналар галереяләре барлыкка килде.  

 

«Хәния Калмиягә өермә төсле килеп керде»

Безнең сүзгә Хәния ханымның ахирәте, мактаулы укытучы Гөлчәчәк Исламова кушыла. 

– Хәния безнең Калмиягә ташкындай килеп керде дисәм, бер дә ялгыш булмас. Кайнанасы Мөзәянә апа Гәрәева белән башлангыч сыйныфларны укыттылар алар. Мәктәпнең бер юбилеенда Хәния ханым күргәзмә оештырды. Анда үзенең генә түгел, укучыларының да рәсем-картиналары бар иде. Ул вакытта ук сокланып, шаккатып йөргәнем истә. Шул вакыттан ук аның белән аралашып, дуслашып киттек. Пенсиядә дә шундый актив ул безнең, нинди генә чаралар үткәрми, кайда гына алып бармый да, кем белән генә таныштырмый безне, – дип соклануын белдерә Гөлчәчәк апа.   

Чигелгән кулъяулык, сөлге, ашъяулык, мендәр тышлары, салфеткалар, буяу белән ясалган, чигелгән картиналарын саный китсәк исәбе юктыр, мөгаен. Һәр кул эшенә мөкиббән калып, уңган Хәния апаның ихтыяр көченә, тырышлыгына сокланып, әңгәмәдәшләрем белән рәхәтләнеп сөйләшеп, үземә рухи азык туплап кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: оста куллы