Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Раушания Гыймадиева: «Кытайга өчпочмак төяп бардым»

Шәһәрдәшебез сәяхәтеннән кызыклы тәэсирләре белән уртаклашты

Озак күрешмәгән туганыңның, танышыңның хәлен белешим дисәң, хәзер статусын карау да җитә. Блогерлардан кимен куймыйбыз – үзебез фото, үзебез видео төшереп, язып, шунда урнаштырып барырга ияләшеп беттек. Мин дә институтта бергә укыган дус кызым Раушания Гыймадиеваның фотоларын күреп таң калдым: биек-биек йортлар, роботлар, ят табигать, заманча машиналар, бездән йөзләре дә, буйлары да аерылып торган кешеләр... Баксаң, ул Кытайга барган икән! Аннан бу сәяхәте турында сорашмый кала алмадым. Менә нәрсәләр сөйләде ул. 

Юкка борчылганбыз

Кытайга барырга балалар күндерде, югыйсә бик икеләнгән идем – үзе ерак, үзе без бер дә белмәгән ил, телләрен дә белмибез. Шулай да тәвәкәлләдек, чөнки улымның иптәше шунда укырга кергән иде, ул безгә барын да аңлатып, тәрҗемәче булып йөрде. Юлга, анда яшәү өчен акчаны да улым түләде. Юлда ашарбыз дип, өчпочмаклар пешердем. Янәсе, туклыклы да, үзебезнең ризык та. Самолетта башта 8 сәгать Шанхайга очтык. Утыруыбызга ике сәгать үтте микән, ашарга китерделәр. Кабымлыклар гына түгел, кайнар аш, боткасы да, салаты да бар, дигәндәй – тамак туйды. Аннары тагын ашаттылар. Кыскасы, юкка борчылганбыз: туристлар өчен хезмәт күрсәтү бик югары дәрәҗәдә корылган – чисталык дисеңме, әдәплелекме, уңайлылык – барысы да уйланылган. Аэропортлары зур, икенче шәһәр – Шеньженьгә очасы рейсыбызга барырга ерак иде, тик анда үзең дә атламыйсың, чемоданыңны да күтәрмисең – идән буйлап эскалатор алып бара. Ялт-йолт килеп торган заманча дизайннарына сокланып карап барырга да өлгердек.

Балыкчылар авылыннан - мегаполиска

Шеньжень – югары технологияләрне иярләү, үстерү өчен махсус шартлар булдырылган шәһәр. Салымнарны киметү нәтиҗәсендә ул 40 ел эчендә балыкчылар авылыннан мегаполиска әверелгән. Биредә танылган электроника брендлары җыела. 18 миллион кеше яши. Метро станцияләренең генә саны – 17 (мисал өчен, Мәскәүдә – 15). Дөньядагы иң биек биналар буенча өченче урында (беренче урында Нью-Йорк, икенче – Гонконг). Төрле бизнес-проектларны үстерү һәм җәелдерү өчен бирегә инвесторлар күп акча кертә. 
Кунакханәдә 5 кеше ике бүлмәле номерда яшәдек. Бер кешегә бер тәүлеккә 580 сум тирәсе төште. Урын-җир яңа, чиста, теш щеткаларын көн саен алыштырып торалар. Ул щеткалар белән кызыклы хәл килеп чыкты. Бер көнне кибеткә үзем генә чыгып киткән идем, адаштым. Телне белмим ич, балалар белән элемтәдә түгел – симкам юк, куркытты, билгеле. Шунда сумкамнан шул щетканы чыгарып күрсәттем – анда отель исеме язылган, шундук юл күрсәттеләр.

Инглизчә гел дә белмиләр. Интернет булганда телефон аша аңлаштык. Аннары тәрҗемә өчен генә бер җиһаз кулландык, ул телефон кебегрәк.

Товарлар очсыз

Сәүдә үзәкләре шундый зур, матур, заманча дизайны гына да карап йөрерлек. Өстәвенә анда төрле күргәзмәләр, кызык итеп оештырылган реклама акцияләре үткәреп торалар. Әйберләр очсыз. Өс киемнәренең бәяләрен күреп, без, әйтик, 1200 сумга курткалар алдык. Өстәвенә акцияләр күп. Футболкалар 500-600 сум. Кыйбатлы, брендлы кибетләрдә әйберләрне киеп карап, размерын, төсен сайлаганнан соң фотога төшердек тә, фотоны интернет-кибеткә кертеп, шундый ук әйберне табып, заказ бирдек. Алай тагын да очсызракка төште. Номерга Кыш бабайдан бүләк көткән кебек кайтабыз, ә анда шул товарларны инде китергән булалар. Аларда чолан кебек бер бүлмә бар, ул безнең тартмалар белән тулган була. Бәяләр бездәгедән якынча өч тапкырга очсызрак, аеруча балалар әйберләре.
Товарларны илтеп бирү бик киң таралган. Урам тулы скутерлар, мотоцикллар. Барысы да тыз-быз килә, тик шунысы гаҗәп: аварияләр юк, һәрхәлдә без күрмәдек. Заказны квадрокоптер белән дә китерәләр. Әлләни зур булмаган коптер безгә алып килгән товарны постаматка өстән төшереп китте, ә без астан ишеген ачып алдык.
 

Кытайлылар зифа буйлы
Кытай халкы шундый матур, зифа буйлы.  Олы яшьтә булсалар да хатын-кызларның биле күренеп тора. Миңа моны һаваның дымлы булуы белән аңлаттылар. Чыннан да кондиционер эшләп торган бинадан урамга чыгуга биткә мунчадан чыккан пар кебек дымлы һава бөркелә, шыбыр тиргә батасың, кая анда тазару. Мөнәсәбәтләре дә башка – гел елмаеп торалар, ярдәм итәргә авырсынмыйлар, юмарт.  

Ак тәнле кешеләр алар өчен экзотика 

Без барган Шеньжень шәһәре диңгез буенда урнашкан. Беренче көнне без бушлай пляжга бардык. Безне халык сырып алды. Ак тәнле кешеләр алар өчен экзотика икән. «Бьютифул», – дигән булалар. Шулайдыр, дим, белмисең син татар хатыннарының авылдагы бакчада 30 сутый җир эшкәрткәнен, дип көләм эчтән генә.  Метрода да, урамда да безне фотога төшерәләр, бер-берсенә сөйлиләр. Аларда тән тиресе карарак булган саен ул кешенең тоткан дәрәҗәсе түбәнрәк санала икән. Шуңа алар кызынырга яратмый, су кергәндә дә баштан аяк тәнен каплаган костюмнан була, бит тиресен дә булдыра алганча каплыйлар. Олысы да кечесе дә. 
Икенче көнне түләүле пляжга бардык. Анда халык та азрак, чистарак та. 
Шуңа да игътибар иттем: суда иминлекне нык саклыйлар, чикләнгән урыннан чак кына йөзеп чыгучы булса да шундук катердагы су патруле килеп җитә, кире чигәргә куша. Су керә торган урын бик сай, чөнки күпчелек халык йөзә белми.

  

Фотода: «Дөньяга тәрәзә» паркы. Биредә бар дөньяның истәлекле урыннарының миниатюралары урнаштырылган

Әллә мунча керергә куркалар инде?

Яңгырлы көнне термаларга ял итәргә барырга булдык. Сөлге, алмаш киемнәр, тапочкилар һәм кирәк-яракларыбызны төяп килдек. Чишенү бүлмәсе хатын-кызлар өчен аерым, ир-атлар өчен аерым. «Чишенегез», – диләр. Шаккатып карап торабыз, болар әллә ялангач чыгарга кушамы дип. Хәрәкәтләр, ымнар белән генә аңлашабыз ич. Алар һәрберебезгә алмаш киемнәр алып килгән икән – өстебезгә дә, аякка да. Ә сөлгеләр һәр залда өелеп тора – аз гына чылансаң да сөртенеп, аерым савытка ташлыйсың. Ап-ак сөлгеләр. Бар җирдә чисталык, тәртип, тиз эшлиләр. Беренче кат тулысы белән балалар өчен, андагы уенчыклар һәм күңел ачу зоналары бихисап. Олылар өчен караоке да бар, компьютер уеннары да. Хамам, җылы ташлар, җылытыла торган тозлы зал. Саунада да, джакузида да нишләптер кеше аз. Әллә мунча керергә куркалар алар, аңламассың. Аерым бер залның буеннан буена стенада ачык суыткычлар тора – киштәләрдә татлы җимешләр, икенче якта – газлы эчемлекләр, болар барысы да түләүгә керә. Бер кешегә көне буена 2400 сум.

Сатып алынган фатир үзеңә калмый

Аннары киң елга буенда урнашкан, порты булган Гуанджоу дигән шәһәргә бардык. Тиз йөрешле, пилотсыз поездның тизлеге сәгатенә 289 км (400гә җитә торганы да бар). 80 километр араны 25 минутта үттек. Билет бәясе бер якка 1 мең сум. Аларда автомобильләр өчен җир астыннан да юллар бар.
Шунысы кызык: бик тиз барса да, поезд эчендә бернәрсә дә селкенми, бернинди каты тавышлар да юк, колак та тонмый. Ул шәһәр Европаның иң танылган брендлары өчен киемнәр тегә торган фабрикалары белән танылган. Без исә андагы телевышканың 107нче катына шәһәрне өстән күрергә мендек. Аның стенасына кояш батареялары куелган, ул үз-үзен энергия белән тәэмин итә. Шунысы да кызыклы: җир тетрәү булса, ул авышу һәм ян-якка селкенүне туктатучы система белән тәэмин ителгән.

Мондый югарылыктан караганда бик матур манзара ачыла, масштаблар нык тәэсир итә. Болытларга терәлеп торгандай биек йортлар, түбәләрендә зур-зур бакчалар үстергәннәр, бассейннар корганнар, ишегалларында спорт мәйданчыклары күренә. 

Шунысы да бар: поездда барганда өр-яңа күпкатлы йортларның буш торганын күргән идек. Илдә торак кризисы бара икән – йортлар күп төзелгән, ә сатып алучы юк. Фатирларның бәясе кыйммәт – 40 миллион сум, диңгез буенда 140 миллион торырга мөмкин. Шунысы да бар: фатирлар үзеңә калмый, яки мирас булып калмый. Сатып алган очракта да кешегә 70 елга гына бирелә. Ул вакыт узганнан соң бу йорт иске санала, аны җимереп, шул урында яңасын төзиләр. Иске йортларны да күрдек: анда балкон юк, тәрәзәгә рәшәткә куелган, керләрен шунда киптерәләр. Аш бүлмәләре дә юк. Аларга кафега чыгып тиз әзерләнә торган токмач ашау очсызрак икән.

Тагын бер кризис – роботлар һәм югары технологияләр кертү нәтиҗәсендә илдә эшсезлек саны артуы икән. 

Сөт эчмиләр

Кытайлылар сөт эчмиләр, сөт ризыклары, ипи, конфет ашамыйлар. Сатуда чәйгә кабымлык, пироглар күрмәдем. Үрдәк яраталар, борычлы ризыклар күп. Безнең кебек ит яисә балыкны кисәкләп ашамыйлар. Рационнарында бар, тик ул кечкенә, җитәрлек кенә кисәкләр. Ризыкны озак итеп пешермиләр, «хот-пот» дип аталган ысулны кулланалар. Кайнап торган шулпага юка итеп киселгән ит яки диңгез ризыклары салалар. Яшелчә, тофу сырын, гөмбә яисә кунжут соусы белән бирәләр, һәр кеше үзе теләгән әйберләрен сала. Десертлары кызык тоелды. Ул ногыттан (фасольдән) ясалган, шикәр юк дәрәҗәсендә, кулланган шикәрләре тростниктан, тәме артык баллы түгел. 
Эноки гөмбәсен (кышкы опята) ашыйлар, халык телендә ул «иртәгә очрашырбыз» дип атала, чөнки организмга ничек керсә, шулай эшкәртелмичә чыга, имеш. Ул антиоксидантларга бай, холестеринны төшерә, нерв системасына һәм калкансыман бизгә файдалы, диләр.  
Кәгазь акчаны да, картаны да кулланмыйлар диярлек, түләүләр телефондагы кушымта аша башкарыла. Кафеда официантлар юк. Кайберләрендә ризыклар эскалатор кебек хәрәкәт итә торган лента буйлап бара, теләгәнен сайлап аласың. Тарелка төсенә карап бәясен белергә була. Яки ризыктагы куар-кодка телефоныңны якынайтасың да ясалма интеллект сиңа әлеге ризык турында мәгълүматны тәрҗемә итеп бирә. Дөрес, ялгышкалый, берсендә бәрәңгене макарон диде, күреп торабыз ич, я җөмләнең башын-ахырын бутый. Тик аңларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев