Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рауза Мирсияпова: «150 төрле хоста үстерәм»

Бакчада чәчәкләр үстерергә яратучылар бүгенге көндә рассадалар карау белән мәшгуль. Кайсы суны күп ярата, кайсы кояшны өнәми - барын да истә тотарга кирәк. Шәһәрдәшебез Рауза Мирсияпова үзенә күрә питомник оештырган. Ул кыш ахырында бик күп төрле орлыклар утырта, язын үсентеләренең кайберләрен сата, бүләк итә. Җәен бакчасында гортензия, примула, ирислар, хризантемалар һәм тагын әллә нинди күз явын алырлык чәчәкләр үсә.

- Рауза ханым, чәчәкләр үстерү белән күптәннән шөгыльләнәсезме?

- Әйе, бик күптәннән. Күрәсең,  мин шуннан тәм табам, илһам алам. Максатым – чәчәк сатып, акча эшләү түгел.  Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, хобби дип әйтәләр бит.

- Бакчагызда күбрәк нинди чәчәкләргә өстенлек бирәсез?

- Миннән еш кына кайсы чәчәк матуррак була, дип сорыйлар. Минем өчен бакчамдагы бар чәчәк тә матур, якын. Ел саен төрләрен арттыра барам. Безнең һава торышына туры килә торганнарын утыртам.  Бүгенге көнгә инде 150-200 төрле хостам бар. Алар бер-берсенә охшамаган, сортлары бер үк булганнарының да төсләре аерыла. Пион яки чалмабашның да 30лап сорты бар. Хризантемаларны аеруча яратам, аларның да миндә 150гә якын төре үсә.

- Хәзер кайсы чәчәкләрне утыртырга вакыт? Күбесе петуниягә өстенлек бирә, аларны ничек үстерергә? 

- Петунияләрне элек орлыктан чәчеп үстерсәм, хәзер вегетатив сортлар алып,  ботакларыннан үрчетәм, шулай уңайлырак. Хәзерге вакытта хризантемалар һәм вегетатив петунияләр, “Яңа Бельгия” сортлы  кашкарыйлар үстерәм. Мин аларны ясалма ут көйләнгән стеллажларда тотам.

- Чәчәкләрнең кайсы төрләрен үстерү җайлырак? Безнең климатка кайсылары туры килә?

- Хризантемалар һәм петунияләр кояшны ярата, ышыкта үсә торган чәчәкләр дә бар: хосталар, астильбалар, василистниклар, аквелигияләр - саный китсәң, бик куп. Гомумән, мин безнең климат шартларында яхшы үсә торганнарына өстенлек бирәм. Хәзер гортензияләр үстерү модага кереп китте, “Метельчатый” төрләре  бездә әйбәт кышлый.

- Шул ук орлык, шундый ук үсенте төрле бакчада төрлечә үсәргә мөмкин бит. Кемнеңдер бакчасы шау чәчәктә утыра, ә берәүләр яфрак ярганын гына күреп кала...

- Әлбәттә, һәр эшнең үз җае бар. Утырту белән генә эш бетми. Аларны вакытында карап, тукландырып торырга кирәк. Шул вакытта алар чәчәк ата. Ашламаларны мин сатып та алам, җәй көне үзем ясарга тырышам. Моның өчен төрле үләннәр кулланам. Иренмәскә, сортларны дөрес сайларга кирәк. 

Гүзәл Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы