Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Равил Галиев имиджын үзгәртә

ТР халык артисты Равил Галиевтан Рамазан аенда хәлләрен белештек.

– Аллаһка шөкер, быел уразага өчәүләп кердек – үзем, тормыш иптәшем Ландыш, улыбыз Сәйдәш. Ул әлегәчә шартына туры китереп бер көн дә калдырмый тота, Казаннан миңа телефон аша көн дә доклад биреп тора. Ни хикмәт, Рамазан ае уңаеннан бурычлар, эшләр артса да, барысы да ничектер, җиңел-җайлы башкарыла, үзеннән үзе килеп чыга. Без Тукай районы Әҗмәкәй авылында үз йортыбыз белән яшибез. Мәчетебез имамы Илназ хәзрәт Яхин яшь булса да бик гыйлемле, һәр тәравих башында һәм ахырында үтемле итеп вәгазь сөйли, дәресләр алып бара, аны аерым бүлмәдә җыелган хатын-кызларыбыз да, балалар да тыңлый. Моның файдасын күрәм. Шунысын да әйтәсем килә мәчетебездә һәр көнне кемдер ифтар үткәрә, анда ул кешенең туганнары да теләге булган мохтаҗлар да килә ала. 
Равилнең имиджында үзгәрешләр күреп, шул хакта да сорадык:
– Мәчетебездә азан әйтәм, бу эшкә тотынгач, ник сакал үстермәвем белән кызыксынучылар булды. Менә, Рамазан аенда Мөхәммәт пәйгамбәребезнең сөннәтеннән калышымаска теләп, сакал белән йөрергә булдым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Равил Галиев Резидә Шәрәфиева Ландыш галиева имидж