Рәзидә Бакирова: «Сәдака булсын дип газетага яздырдым»
«Вафат булган якыннарым рухына хәер булсын дидем. Бик сагынам. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне сөендерә алсам, җиңеләеп китәм» – дип уртаклашты Разидә апа.
«Шәһри Чаллы»дан пятачок»ларның берсендә таякка таянып килгән хатын-кызның да биегәнен күреп шаккаткан, сокланган идек. Октябрьдә Җиңү паркында узганына да килде ул. Бу юлы инде аны үзебез чакырдык. Баксаң, Люция апа Шакирова Чаллының Үзәк районы инвалидлар җәмгыятенең 2 нче комплексы өчен җаваплы икән. Ул үз карамагындагы кешеләргә газетаның никадәр кирәкле булуын сәхнәдән сөйләде.

Люция апага 68 яшь, ул тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Сабанай авылыннан. Гаиләдә 8 бала үсәләр, 10 яшендә әтисез кала. Авыр хәлдә калган балага ярдәм итәргә дә теләптер, укытучылары актив, оештыру сәләте булган кызны пионервожатый итеп лагерьгә эшкә чакыралар, ул да сынатмый. Мәктәпне тәмамлагач, 7 ел «йөргән» егете Ринатны армия сафларыннан каршы алып, комсомол юлламасы буенча бергәләп Чаллыга киләләр. Чөнки биредә фатир бирәләр иде, ди әңгәмәдәшем. Икесе дә двигательләр заводына урнаша.
– Мин профорг, иптәшем комсорг иде. Бер елдан башта Бүздәккә кайтып язылыштык, аннары цех эшчеләре белән кафеда комсомол туе үткәрдек, «Океан» иде шикелле, бик күңелле булды. Малосемейкаларда торырга, юктан башлап әйбер җыярга, эштән соң БКДларга (урамда тәртип саклаучы комсомол дружинасы - ред) чыгарга туры килсә дә, иң бәхетле, бөтен нәрсәне булдыра торган, бөтен нәрсәгә вакыт җитә торган чак иде ул, – дип сагынып искә ала Люция апа.
Кызганыч, 21 ел ел яшәгәннән соң гаиләсе таркала, аңа ике кызын ялгызы гына үстерергә туры килә. Заводтагы станокны юдырта торган эмульсиягә аллергия башлангач, шәһәрдәшебезгә эшен алыштырырга туры килә. Ул озак еллар шулай ук КАМАзга караган «Лифтреммонтаж» оешмасында эшли.
– Бер сменага 41 лифтны тикшерә идек. 12 шәр сәгать, кыш дими, яз дими. Эш тә авыр, туңган вакытлар да булгандыр иде, ревматизм, артроз башланды. Шулай да, аякларым авыртса да, таякка таянып йөрсәм дә, бер пятачокны да калдырмаска тырышам, үземчә биим шунда. Кайткач, дарулар сылыйм, уколлар ясаткан вакытлар да була. Икенче көнне тагын торып китәм, ди, Люция апа. Сер бирми.
Йөрми булдыра алмый, чөнки үз комплексында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле, яше 80ннән, 90ннан арткан шәһәрдәшләребез аны зарыгып көтә. Ә ул аларга атна саен «Шәһри Чаллы» газетасын китереп бирә.
– Хикәяләр, йолдызлар турында укыйбыз, рецептлары кирәк, кроссвордларын чишәбез, дип әйтә алар. Саклап кына укып, кире бирәләр дә , мин җыеп ул саннарны башка комплекстагы җаваплы кешеләргә тапшырам, алар да укысын өчен. Чөнки Үзәк районында 500гә якын инвалид яши, ә без 25 газета алабыз. 50 булса бик яхшы булыр иде, ди Люция Шакирова.
Шушы гозерен, ягъни газетага яздыра алырдай спосорлар булсын иде дигән теләген һәм әлегәчә аларны яздырып килгән эшмәкәрләргә рәхмәтләрен ул пятачок сәхнәсендә дә әйтте. Бик дулкынланды.
– Тамашачы каршына чыгып баскач, чүт еламадым, таныдылар, барысыда кул болгый, елмая. Алар белә - мин бит үзем өчен сорамыйм. Аллага шөкер, балаларым эшли, гел ярдәм итә, бөтен нәрсәм җитә, рәхәтләнеп өемдә генә ятсам да була. Тик ул инвалидлар минсез нишләр?– ди ул борчылып.
Люция апаның шушы ихлас сүзләрен пятачокта шәһәрдәшебез Рәзидә апа Бакирова ишеткән. Һәм ул газетага язылу өчен ике квитанциягә түләде. Иң соңгы кеше булып. Һәм, могҗиза дими ни диярсең, үзе дә бүләк отты.
– Мин «Шәһри Чаллы» пятачоклар үткәрә торган Җиңү паркы каршында гына яшим. Күршеләребез белән җыелышып гел йөрибез. Бу юлы баргач инвалидларны яздыру турында ишеттем дә, кылт итеп иртәгә җомга икәнлеге искә төште. Бүләк оту турында уйламадым, хәер бирәсем бар, нәзер булып кала күрмәсен, дидем. Бирергә тырышам, чөнки минем хәер-догамны өмет итеп ятучы якыннарым күп. Әти-әнием дә, кайнатам-кайнанам да гүр ияләре, тормыш иптәшем дә вафат, ике ел элек авариядә игезәк сыңарым Рәзимәне дә югалттым. Бик сагынам, юксынам да бит, бер ни эшләр хәл юк, әнә шулай кыерсытылган кешеләрне газета белән сөендерә, юата алсам, җиңеләеп китәм, – дип уртаклашты Рәзидә апа.
Ул Минзәлә районы Бакчасарай авылыннан, 63 яшьтә. 1979 елда мәктәпне тәмамлап Чаллыга килгән, биредә кулинария училищесын тәмамлаганнан соң 20 ел КАМАЗ-общепитта эшләгән. Аннары «Лента» ҖЧҖнә күчеп, бүгенгәчә шунда пешекче булып хезмәт куя, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен шәһәр башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
– Иптәшем Радик белән Әлмәт районы Елховой авылына туйга кайткач таныштык. Кама политехник институын тәмамлагач, ул двигательләр заводында мастер булып эшләде. 1986 елны өйләнештек, башта улыбыз, аннары кызыбыз туды, 14 елдан төпчек кызыбыз туды. Аңа 9 яшь булганда инфаркт һәм инсульт булып, әтиләре безне калдырып китте, – ди ул авыр сулап.
Бүгенге көндә Рәзидә апаның 6 юанычы, сөенече - оныклары бар. Балаларының кайгыртуын тоеп яши ул. Әле училищеда укыганда ук дуслашкан, хәзер дә күрешеп-очрашып торган 8 тугры иптәш кызлары да бар. Ә күршеләре белән җыелышып пятачокларга йөри.
– Һаман карт итеп тоясы килми бит ул үзеңне, биеп, матур җырлар тыңлап, кеше янында йөрисе килә. Пятачокта рәхәтләнеп уйнап, көлеп, ял итеп кайтасың. Ә бу юлы гел уйламаганда бүләк тә оттым. Шаккаттым инде, анда бит күп язылганнар иде, мин дә отам дип язылмадым. Чынлап әйтәм, шок булды ул миңа. Андый фитнес-клубларга бер дә барганым юк иде. Балалар да сөенде, аларга мин ялгызым, өйдә утырмасам, үз күңелемне күрә алсам рәхәт, – дип елмая шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев