Рәзилә Исмәгыйлева: «Пятачок кунакларын шаккатырдым»
Рәзилә Исмәгыйлева «Шәһри Чаллы»ны укучыларга узган елгы җәйге пятачоклардан ук таныш. Ул газетаның Туган көненә багышланган бәйрәмдә тәмле бәлеш пешереп алып килгән иде. Быел март аенда, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында уздырган концертта, тамашабыз кунаклары - Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларны да шаккатырды ул.
Сәхнәгә үзе әзерләгән кайнар бәлешне алып менеп тапшырды, матур теләкләрен дә ирештерде. Укучыларыбызны әлеге оста пешекче белән якыннанрак таныштырырга булдык.
– Рәзилә апа, сез төп Чаллыданмы, әллә инде башка яклардан килдегезме?
– Мин тумышым белән Мамадыш районы Кече Сон авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач та, туганнарым янына Чаллыга килдем, эшкә урнаштым. Ул чагында укуны бетергәч тә я укырга керергә, я эшләргә тиеш идек – әти-әниләргә ярдәм итәргә. Аннары Түбән Камада шин заводында хезмәт куйдым. Анда 10 ел Наил Нуретдинов җитәкләгән үзешчән театрга да йөрдем. Төнге сменалап эшләгәндә дә калдырмадым. 80нче елларда, Шәмси Закиров җитәкләгән вакытта «Мунча ташы»нда актриса булып та эшләп алдым. Акча түләмиләр иде, шуңа да карамастан, рәхәтләнеп йөрдек – аралашуы да күңелле, уй-хисләребез дә чиста иде, эшебезне дә яратып башкардык. Кияүгә чыккач, кабат Чаллыга күчтек. Авырлыклар башланды. Гаилә тормышым барып чыкмады. Инде 21 ел мин берүзем генә тормышны алып барам. Шәкер, улларым – терәкләрем Азат белән Нияз бар.
– Үзегезгә генә балаларны аякка бастыру җиңел булмагандыр?
– Дүртешәр эштә эшләдәм. 20 ел двигательләр заводында погрузчикта көч куйдым. Пенсиягә чыккач кечкенә генә кафега ике атнага дип эшкә алганнар иде. Инде менә 7нче елын шуннан китә алмыйм. Мин анда пешекче дә, җыештыручы да, илтеп бирүче дә. 10 кешене ашатырга дип алганнар иде, хәзер 60-80 кешегә хезмәт күрсәтәм. Камыр ашларын да әзерлим, салатлар да ясыйм, «первый» һәм «второйлар» да пешерәм.
– Моның өчен махсус укыдыгызмы?
– Юк, укымадым. Батыр кеше дияр идем мин үземне. Теләсә нинди эшкә тотынсам да ерып чыга алам, дип уйлыйм. Эшли башлаганда ватык плитә белән чәйнек кенә бар иде, хәзер аш бүлмәсен үземә ничек кирәк шулай ясадым. Мин үз-үземә хуҗа. «Апа, күптәннән шуны ашаган юк» диюләре була, мин шунда ук өлгертәм дә куям. Ашарга керүчеләрнең сүзе миңа закон. Күбесенчә бер предприятие кешеләре килә, шулай да ишетеп килеп, камыр ризыкларымны сораучылар да бар. Пирожкиларым калса, мохтаҗларга бушлай бирәм. Ни өчен мин Раббым биргән ризыкны әрәм итәргә тиеш? Ул кеше рәхмәт әйтеп ашагач, миңа Аллаһы Тәгалә икенче яктан күбрәк бирә бит. Көч, сәламәтлек итеп кайтара, шуңа кызганмыйм.
– Сез көн буе эштә. Хәтта интервьюга да ял көнендә генә ризалаштыгыз. Барысына да ничек өлгерәсез?
– Мин иртәнге 4тән кичке 9га кадәр аяк өстендә. Кайткач та заказларым бар. Шулай да эшеңне яратасың икән, өлгерәсең. Музыка куям да рәхәтләнеп берүзем эшлим. Ара-тирә ютуб каналлыннан татар хикәяләрен дә тыңлыйм. Алар тел байлыгын арттыра, күзаллауны үстерә. Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе» аеруча күңелемә ошады! Аны еламыйча гына тыңлый торган түгел. Әнә шулай күзләрне чылатып, хисләнеп китеп, эшләгәнеңне сизми дә каласың.
– Димәк, телевизор карамыйсыз?
– Хоккей булса гына (көлә). «Ак барс» уйнаганда мине беркем дә борчырга тиеш түгел. Бу кызыксынуым гаиләмнән киләдер. Әтием Низаметдин 40 ел умартачы булып эшләде, әнием Финдия – фермада. Кечкенә чакта безнең аклы-каралы «Рекорд» телевизоры бар иде. Әти гомер буе шуннан хоккей карарга яратты. Яз көне дөнья чемпионаты булганда 10-15 малай безгә җыелып керәләр иде дә: «Гооол! », – дип кычкыралар иде... Ул Тимур Билаловны күрегез инде, менә дигән капкачы бит! Шулкадәр җитез – зур-зур гәүдәле булса да бәләкәй генә капкада тәгәрәп йөри дияргә була. Безнекеләр җиңелә башласа, нишләргә белмичә елый башлыйм «Әйдәгез инде, әйдә», – дип куәтлим.
– «Шәһри Чаллы»га бәлеш пешерү тарихын да искә төшереп үтегез әле?
– Узган ел беренче тапкыр пятачокка бардым. Әле аның нәрсә икәнен дә аңлап бетермәгән идем. Яшь чагында йөри идек, анысы. Интернеттан укыдым да, кызык булып тоелды. Күреп кайтасым килде. Тамаша бик ошады. Чара ахырында алып баручы: «Киләсе пятачокта «Шәһри Чаллы»ның туган көнен билгеләп үтәчәкбез. Кем бәлеш пешереп алып килә? – дип сорады. Ике дә уйламый: «Мин!», – дидем. «Алдамыйсыңмы», – ди. «Юк», – дидем. Әнә шулай икенче юлы бәлеш күтәреп килдем. Шуннан башланды инде «Шәһри Чаллы» белән дуслык. Көзен инде, белгәнегезчә, бәлешем белән Мирзаяновларны сыйладым. Эштәгеләр сәхнәдәге фотоларны интернеттан күреп: «Апа, кара. Бу син бит», – дип телефоннары аша күрсәтеп йөрделәр, балаларым кебек сөенделәр.
– Тормышыгыз җиңел булмаган, шулай да бирешмисез, көр күңел белән яшәүнең сере нәрсәдә?
– Миңа 61 яшь. Аллаһка шөкер, исәнлегем, яраткан эшем, балаларым, киленнәрем, оныкларым, кайтып керергә фатирым, суыткычта ризыгым бар. Шуннан да зур бәхет бармы? Эшеңне ташла инде, диләр. Ә мин кешеләремне бик тә яратам, ничек калдырыйм аларны? Һәрберсе кереп, эч серләрен дә сөйли, ә мин сыйдырам. Дөрес киңәш бирергә тырышам. Гаиләдә дә шулай – без алты туган. Авырлык килсә, бөтенесе миңа чыга, моң-зарларын сөйли. Мин җыям, ә үзем эш белән җиңеләям. Хәмдүнә Тимергалиева белән интервьюны тыңлаган идем. «Кичәге өчен кайгырмагыз, ул үткән, сез аны кайтара алмыйсыз, ә менә иртәгәсе өчен уйланырга кирәк», – диде ул. Менә, тиздән Сабан туена кайтырга, классташлар белән очрашырга уйлап торам әле. Кешене хыял яшәтә бит. Корбан чалырбыз, кабат чишмә янында урам күршеләре белән ял итәрбез, көзгә әтинең елын үткәрербез дип хыялланам. Киләсе елга авылга кайтып ифтар ашын үткәрү ниятем дә бар. Туганнар, якташлар, хезмәттәшләр белән очрашуы әйтеп бетергесез рәхәт, аннан яшәреп кайтасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев