Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Реанимациядә кызымны танымадым: аңында түгел, башы туп кебек түгәрәк...»

Авариядән соң Айлинә бер ай комада ята. Ул мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ.

Аллаһы Тәгалә адәм балаларына көтелмәгән җирдән сынауларын бирә. Чаллыда көллияттә гадәттән тыш хәлләр белгечлегенә укучы 18 яшьлек Айлинә Гатауллина  ямьле май төнендә фаҗигагә юлыга. Аның белән булган хәлләр турында әнисе Альбина елый-елый сөйләде.
– Тормышыбызны икегә бүлгән май төнен мәңге онытасым юк. Кызыбыз Чаллыда укый иде. Биш кеше машинада булганнар, аларга югары тизлектә чит ил машинасы килеп бәрелгән.  Ул машинадагы кешеләргә берни булмаган, ә безнекеләр барысы да хастаханәләрдә ятып чыкты. Иң зур зыян күрүче безнең кызыбыз. Айлинә утырган якта иң каты бәрелү булган. Кызым авариядән соң комага киткән. Аны ашыгыч ярдәм хезмәте БСМПга алып барган. Бу хакта безгә төнге икеләр тирәсендә Айлинәнең дусты шалтыратып әйтте. Аяк астымда җир убылгандай булды. Җыенып Чаллыга киттек, юл буена балам исән-сау булсын дип теләдем, – ди ул. 

БСМПда Айлинәгә 4 сәгать операция ясаганнар. Башы нык имгәнгән булган, баш сөягенең сул ягы чәрдәкләнеп беткән.

«Хәле бик авыр иде. Шунлыктан 17 май  кичендә безне санавиация белән республика балалар клиник хастаханәсенә озатырга булдылар. Аңа кадәр мине кызым янына реанимациягә керттеләр. Белсәгез, мин баламны танымадым: башы туп кебек түм-түгәрәк, бинтка уралган. Бит, борын сөякләре эчке яктан сынган. Күкрәге көчле бәрелгән. Табиблар хәтта йөрәген дә тыңлый алмыйлар иде. Чәчен кырганнар.  Кызымның чәчәе озын, билдән иде. Аның минем балам икәнлегенә һич ышанасым килмәде», – дип дәвам итте ул яшь аралаш. 

Дүшәмбе Айлинә ГАИга имтихан тапшырырга тиеш булган. Тик авария  кызның барлык планнарын юкка чыгара. Фаҗига буласы көнне әнисе дә Чаллыда булган.

– 18 яше тулмаганлыктан ГАИга ризалык бирергә дип килгән идем.  Кызымның практикасы башланган иде.  Эшебез беткәч, аны Азнакайга кайтырга чакырдым. Ул: «Эшләрем бар», –  дип калды. Мин автобуска утырып киттем. Автобуста нигәдер эчем пошты, кәефем кырылды. Аллаһы Тәгалә күңелемә ниндидер шом салды, үземә урын таба алмыйча кайтып киттем. Өйдә тормыш мәшәкатьләренә чумдым. Ә төнлә үзәк өзгеч хәбәр килде. Айлинә бер ай комада ятканнан соң аңына килде. Хастаханәдә бер көнгә дә кызымның яныннан китмәдем. Кул-аякларына массаж ясап, кашыктан ашатып-эчертеп тордым, сабый сыман тәрбияләдем Мин аны гел: «Бирешмә, болар барсы да артта калачак», – дип өметләндереп торам. 18 яшькә кадәр үстергән газиз балаңның тилмереп күзеңә карап ятуын күрү бер дә җиңел түгел. Балам июльдә туган  көнен үткәрергә хыялланды, машина йөртү таныклыгы алырга теләде. Тик хыяллары челпәрәмә килде, – ди әни  кеше. 

Ике ай ярым хастаханәдә яткач, аларны өйгә чыгаралар. Табиблар кызның хәле яхшыраюына өметләндерми: «Хәлегез бик начар, – диләр. Яшь организм булганга гына яши».  Чыннан да кызның хәле мактанырлык булмый: ашый да, хәрәктләнә дә алмый. Әмма газизенә ничек тә ярдәм итәргә тырышкан ана моның белән килешми,  баласын терелтүнең төрле юлларын эзли. Социаль челтәрләрдә Айлинә кебек авыр хәлдә калган кешеләр тарихы белән таныша, ничек тернәкләнүләре белән кызыксына. Аларга Мәскәүдәге тернәкләндерү үзәгенә барырга киңәш итәләр. Монда дәвалану өчен аена  1 млн 845 мең сум акча кирәк. Гатауллиннар бөтен Азнакай халкы, таныш-белешләре, хәтта башка  төбәкләрдән дә  килгән акча ярдәмендә Мәскәүгә барып кайталар.  

«Анда барганчы кызымны зонт аша ашата идем. Мәскәүдә зонтсыз ашый башлады, Аллаһка шөкер. Логопедларның хезмәт нәтиҗәсе бу.  Анда дәвалау ысуллары күп иде. Безгә аларның файдасы тиде. Кызыбыз  утырырга өйрәнеп кайтты. Анда тагын барсаң әйбәт булыр иде. Тик әлегә финанс мөмкинлегебез юк.  Әле яңа гына Казаннаның 7нче хастаханәсендә 3 атна дәваланып кайттык. Нейрохирург белән февральдә операция ясатырга  дип сөйләшек. Ул уйларга кушты, чөнки җитди операция,  файдасы да тискәре яклары да күп диде. Баш сөягенең сул ягы юк. Аның буенча да операция сөйләшәсе бар. Түләүле операциягә 2 млн сумга якын, тернәкләнү курсларына йөрергә дә  акча күп кирәк, кайбер тренерларны өйгә чакырабыз. Чөнки туктарга ярамый,  туктасаң алга китеш булмый. Азнакайда ЛФК тренерларын табу авыр. Шунлыктан группа җыеп, белгечләрне Казаннан чакыралар.  Бер тренер өйгә килеп Айлинә белән шөгыльләнә. Февральдә Түбән Новгородтагы тернәкләндерү үзәгенә язылдык. Төрле юллар эзлим инде, ОМС буенча бушлай дәвалау да алабыз. Ничек тә баланы аякка бастырырга кирәк», – ди Альбина ханым. 

Хәзер  Айлинә, мине укырга алырлармы, ничәнче курска алырлар икән, дип борчыла башлаган. Гаиләсе аны: «Башта терел, уку качмас», – дип тынычландыра. Айлинәнең хәтере кайткан: кешеләрне, вакыйгаларны хәтерли. Тик әлегә сөйләшә дә, йөри дә алмый. Якыннары белән телефонга язып яисә интернет аша аралаша. 

Альбина ханымнан авариядә гаепле кешегә суд булуы турында да сорадым.

–  Авариядән соң 7 ай узды. Әле суд булмады. Гаепле кешенең килгәне дә, хәлне белгәне дә, хәтта шалтыратканы да юк.  Без: «Аллаһы Тәгалә бар, үзе хөкем итәр», –  дип бөтен көчебезне балага юнәлтәбез. Видеода кемнең гаепле икәнлеге ачык күренә. Чит ил машинасын йөртүче  кызыл утны санга сукмыйча, яшел утка баручы машина өстенә менеп,  балабызны харап итте. Шуны гаепле дип тапмыйлар... Без бүгенге көндә Аллаһы Тәгаләдән балабызны терелтүен генә  сорыйбыз, – ди ул. 

Гатауллинар гаиләсендә өч бала. Уллары Ильяр тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Әлмәткә юристлыкка укырга кергән. Төпчек кызлары җиденче сыйныфта укый. Гаиләдә тормышны алып бару әтиләре өстендә. Айлинәне тернәкләндерү өчен көн дә акча кирәк. Альбина ханым  ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. 

Акча күчерү өчен Альбина Гатауллиннаның «Сбербанк», «Т-банк», «Зенит» банклары картасына беркетелгән телефон номеры: 8-917-252-46-33
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп хәйрия инвалид арбасы Язмаларда -язмыш