Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика ифтарында катнашучылар шәһәр яны поездларында бушлай йөри алачак

Чара 11 майда узачак.

11 майда узачак тугызынчы республика ифтарында катнашучылар «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгенә шәһәр яны поездларында түләүсез барып җитә алалар, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

1 нче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 майда 17:07 сәгатьтә китә. «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән поезд 21:30 сәгатьтә кузгалачак.

2 нче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 майда 17:47 сәгатьтә китә. «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән поезд 22:30 сәгатьтә кузгалачак.

Республика ифтарына бушлай бару өчен чакыру билетын күрсәтергә кирәк, аны Татарстан мәчетләрендә, шулай ук ТР Диния нәзарәте резиденциясендә сатып алырга мөмкин. Урыннар саны чикләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев