Республика көненә фильм
“Фильм команда, КАМАЗ, республика турында булачак, анда Казанның матурлыгын күрсәтәчәкләр. Фильм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, аларны техник һөнәрләргә, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен төшерелгән.
“КАМАЗ-мастер” командасы турындагы сериалның беренче өлеше 2020 елның 30 августында - Республика көнендә зәңгәр экраннарга чыгачак.
“Фильм команда, КАМАЗ, республика турында булачак, анда Казанның матурлыгын күрсәтәчәкләр. Фильм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, аларны техник һөнәрләргә, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен төшерелгән. Беренче өлеше 30 августта күрсәтеләчәк,”- диде команда җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Чагин.
Команда җитәкчесе сүзләренчә, сериал партнерлары – НТВ телеканалы һәм “Татнефть” компаниясе. “Хәзер сериалны актив төшерәләр, ул 4 этапка бүленгән. Беренчесе гыйнварда Чаллыда узды, икенчесе Әстерханда булачак, өченчесе Казанда, ә дүртенчесе „Ефәк юл“ ралли-рейды уздырганда”, – ди Чагин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев