Ресурс үзәге белән актив эшләргә кирәк
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев идарә итү компанияләрен яңартылган ресурс үзәге белән актив эшләргә чакырды. Е.Н.Батенчук исемендәге төзелеш көллияте базасында ачылган бу үзәктә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып, югары бәя биргән иде.
Тик үзәктә укып, белемнәрен арттырырга теләүчеләр бик күп түгел ди. Тикшерүләр күрсәткәнчә, шәһәрнең 16 торак оешмасының 7сендә генә хезмәткәрләренең квалификациясен арттыралар икән. "Заманча җиһазланган үзәк бар, программалар, кадрлар җитәрлек. Укытуның бәясе югары түгел. Чаллыга шундый үзәк булдырырга булышкан өчен республика җитәкчлеәренә рәхмәт. Аны файдаланырга кирәк", - диде шәһәр хакиме.
Үзәкне капиталь төзекләндерүгә 120 миллион сум акча тотылган, аның 116 сын республика бюджеты биргән.
"Бу мәгарифкә җитди инвестицияләр кертү. Аны нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Бу акчалар төзелеш-коммуналь өлкәләргә кадрлар әзерләргә тотылырга тиеш. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Бу эшмәкәкәрлеккә дәүләт ярдәменең бер инструменты", - диде Наил Мәһдиев.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев