Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Резидә Шәрәфиеваның кырыгын уздырдылар

«Соңгы язмасын карыйм да елыйм...» - ди Фердинанд Сәлахов.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның кырыгын уздырдылар. Туганнары, дуслары, иҗатташлары туган авылы Наратлы кичүдә җыелды.

Үзенчәлекле тавышлы җырчының юклыгы белән әле дә килешеп булмый. Аны артистлар да, туганнары, дуслары, тамашачылары да сагына. Резидә Шәрәфиева белән бергә бик күп концертлар куйган моңлы җырчыбыз Фердинанд Салахов та иҗатташ дусты турында истәлекләре белән бүлеште.

– Мин Резидәбезнең яшәмәячәген белә һәм моңа әзер дә кебек идем. Әмма аның үле гәүдәсен күргәч, үземнең бу югалтуга әзер түгеллегемне аңладым. Резидәне җырчы буларак хөрмәт иттем, ул бик яхшы кеше иде. 
Мин аны күптәннән беләм. Иҗатының башланган вакытында аның өчен Татарстан радиосының сәнгать советында бик күп бәхәсләшергә, аны якларга туры килде. Чөнки ул чакта радиода традицион академик вокал, сопрано тавышлы җырчыларның җырларын гына кабул итәләр иде. 
Резидә Шәрәфиеваныкы кебек үзенчәлекле, калын тавыш татар дөньясында бүтән юк бит ул. Ул һәр  җырын йөрәккә үтеп керерлек итеп, тирән уйлап башкарды. Радио дулкыннарында язмалары яңгырый башлагач, Резидә телевидениедә дә күренә башлады.
Аны татар халкына «Казан»  милли мәдәни үзәге директоры Ринат Закиров танытты. Ул 1990 елларда Резидәне Казанга чакырып, эшкә алды. Фатир алырга ярдәм итте. Шулай итеп халкыбызга үзенчәлекле җырчыны бүләк итте. Резидә үз чиратында затлы, зәвыклы сәхнә остасына әверелеп халкыбызны данлады. Беркайчан да тамашачыга борынын чөеп, түбәнсетеп карамады. Ул җырлаганда  залдагы кешеләргә җылы, ихлас карашын төбәде, аларны үзенең моңнарында тибрәлдерде. 
Ул татар җырларын кайларга гына алып бармады. Милли җырларны Европача, югары дәрәҗәдә, профессионал рәссам күзлегеннән чыгып башкарды. Урысча җырласа, аны дөньяның бөтен сәхнәсендә дә җырлаткан булырлар иде. Әйткәнемчә ул бердәнбер, ихлас, затлы була белде.
Резидә Шәрәфиева тавышы белән техник яктан да бик оста идарә итте. Үзе исә: «Минем тавышым нинди?» –  дип сорый иде ул. Аның тавышы – альт иде (түбән тавыш). 
Резидә беренче чиратта үзенә, аннары сәхнәгә, җырга, өченчедән милләткә, Татарстанга, туган ягына, дүртенчедән туганнарына һәм дусларына тугрылыклы булды. Файдалы үләннәрне якыннарына, танышларына таратып йөрер иде. Үзенең китәсен белеп, көчкә сөйләшкәндә дә ул дус, туганнарына истәлеккә тере әйберләр калдырырга тырышкан. Дусты Гөлназ Шәйхигә: «Теге гөлне алып кит әле», – дигән. Ул әнисенә дә чире, авыртулары турында бер нәрсә дә белгертмәгән. Туганнарының тормышын да җигелеп тартты Резидәбез. Дөрес, без барыбыз да шундый, әмма ул кадәр үк түгел. Ул кызына да иң яхшы әни булды.
Аның вафаты – татар җыр сәнгате өчен зур югалту булды. Мондый хисле, моңлы җырчы башка юк. Аның дикциясе әйбәт иде, җырны җиренә җиткереп башкарды, шигырьләрне дә ничек матур итеп сөйләде?! Кыскасы, ул татар җыр сәнгатенең зәвыклы сәнгати бизәге булды. Аның киемнәре, хәрәкәтләре җырының эчтәлегенә туры килә иде. 
Резидә беркайчан да «Кара урман» кебек озын, халык җырларына тотынмады. Репертуарына үз стиленә туры килә торган җырларны гына алды. Аңарда эчке һәм тышкы зыялылык көчле булды. Ул әшәкелекне белмәде. Шул ук вакытта үзен оста итеп яклый да белде, рәнҗетергә ирек бирмәде.
Резидә белән бик күп концертларда эшләргә туры килде. Моннан 6 ай элек Ижауда концерт куйган идек. Анда да рәхәтләнеп (фонограммасыз) җырлады. Шул концерт алдыннан төшергән видеоязмасын тыңлап һаман елыйм. Карамыйм бүтән дим дә, ачып карыйм. Ышанырлык түгел. Вакытсыз әрәм булды шул. Күпме җырланмаган җырлары, укылмаган шигырьләре калды.  Бу истәлекләребез Резидә Дамир кызының рухына дога булып барып ирешсен иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев