Ринат Гыйльфанов: “Татар халкының карашын 180 градуска үзгәртергә кирәк”
Бүгенге тамашачыны гаҗәпләндерү авыр. Күпсанлы җырчылар арасында нәкъ менә сине истә калдырсыннар өчен аерылып торырга кирәк. Кемдер моңа кыйммәтле клиплар, сәхнә костюмнары, экстравагант тотышы белән ирешә. Ә автор-башкаручы Ринат Гыйльфановка нибары гитара һәм үзе иҗат иткән шигырьләре генә дә җитте. "Мажор", "Бар да вакытлыча", "Дустыма", "Син елама" һәм күп кенә...
Бүгенге тамашачыны гаҗәпләндерү авыр. Күпсанлы җырчылар арасында нәкъ менә сине истә калдырсыннар өчен аерылып торырга кирәк. Кемдер моңа кыйммәтле клиплар, сәхнә костюмнары, экстравагант тотышы белән ирешә. Ә автор-башкаручы Ринат Гыйльфановка нибары гитара һәм үзе иҗат иткән шигырьләре генә дә җитте. "Мажор", "Бар да вакытлыча", "Дустыма", "Син елама" һәм күп кенә башка җырлар халык арасында кызыксыну уятты. Кайберәүләр, хәтта, Ринатны татарча шансон башкаручылар рәтенә дә кертте. Җырчының әлеге фикергә мөнәсәбәте һәм, гомумән, иҗади яңалыклары белән кызыксынып, без шәһәрдәшебез Ринат Гыйльфанов белән әңгәмә үткәрергә булдык.
-Сезнең иҗат юнәлешегез чыннан да шансонмы?
- Дөресен генә әйткәндә, иҗатымда шансонның "ш" хәрефе дә юк. Әйе, бәлки, яңгыраган ниндидер аккордлар әлеге жанрга бераз аваздаш булып тоела торгандыр. Әмма үземне шансон башкаручы дип санамыйм. Гомумән, мин форматларны яратмыйм. Җырны ниндидер кысалар эчендә генә иҗат итеп булмый. Мәсәлән, мин күңелдә рокер. Әмма моңа карап җырларым шул стильдә генә яңгырый дип әйтә алмыйм.
-Музыкага ничек кереп киттегез?
-Музыкага керү авыр түгел. Уйлап карасаң, һәркем моны булдыра ала. Иң мөһиме, курыкмыйча адым ясау гына. Шәхсән мин, җырларны штампларча чыгара алмыйм. Күңелеңдә әйтергә теләгән фикерең булганда гына аларны халыкка җиткерергә була. Сан артыннан куып, "буш", мәгънәсез җырлар иҗат итергә теләмим. Кызганычка каршы, алар болай да сәхнәдән еш яңгырап тора хәзер.
-Тумышыгыз белән кайсы яклардан буласыз? Җырлар иҗат итүгә нәрсә этәрде?
-Мин Актанышның үзеннән. Әтием Хатип баянда оста уйный да, җырлый. Әнием Хәния - укытучы. Классик әдәбиятны бик ярата. Яше җитмештән арткан булса да әле дә Маяковскийның, Лермонтовның шигырьләрен сөйли ала. Абыйларым бар. Иҗатка кереп китүемә нәкъ менә әти-әни генә тәэсир иттеләр дип әйтә алмыйм. Һичшиксез, аларны күзәтеп тыңлап үстем. Әмма моңа карап, мәсәлән, баянны үз итә алмадым. Абыйлар уйный торган гитара күңелгә ничектер якынрак булды. Алар "Shocking Blue", "The Beatles", "Deep Purple" кебек чит ил төркемнәренең музыкасын уйный торган иделәр. Мин дә аларны күзәтеп, гитарада уйный башладым. Өченче сыйныфта укыган вакытта беренче шигырьләрне һәм көйләрне иҗат итә башладым. Яңадан мәктәптә үзебезнең вокаль-инструменталь ансамбльны булдырдым. Рус телендә җырлый идек. Татарча җыр язып караган булды. Әмма ул уңышлы булмады. Шуңа да күбрәк үзебез иҗат иткән рус җырларын башкардык.
-Татар җырына ничек кереп киттегез соң?
- Бер көнне телевиозрдан Зөлфәт Хәкимнең "Мәһди" төркеменең чыгышын күрдем. Бу яңача, татар җырларына хас булмаган яңгыраш иде. Абыйларым да аны ошатып гитарада уйнадылар. Бу беренче шундый җитди этәргеч булгандыр. Яңадан мин "Казан егетләре" төркеме башкаруында "Миләүшә" җырын ишеттем. Анда яңгыраган бас партиясе миңа нык ошады. Болай да иҗат итеп була икән дип, эчемнән генә абайлап алдым. Һәм шуннан соң үзем дә җырлар яза башладым. Иҗатташ дустым Салават белән Казанга киттек. Әмма анда килгәч, музыкантлар, җырчылар белән аралашкач мин бик сәерсендем. Аларны аңламадым. Әйтерсең, алар гомумән башка дөньядан иделәр. Кыскасы, күңелем кайтып, Актанышка кайтырга булдым. Әмма кайтышлай Чаллыда туктадык. Анда "Белый свет" дигән студиягә килеп, җырларымны яздырып карадым. Шулай итеп "Киләләр", "Актаныш кызын" һәм тагын берничә җыр яздырылды. "Ярда" төркемебез оешты.
-Төркемегез шактый гына популярлашып киткән вакытта сез югалдыгыз. Сәбәбе нәсәрдә иде?
- Әйе, чыннан да, "Ярда"ны халык ошатты. Чыгыш ясарга, иҗат итәргә чакырып кына тордылар. Әмма төркемебездә идеялы өч кеше - мин, Салават һәм Марат кына булсак та арабызда аңлашылмаучанлык туа башлады. Кеше факторы, шәхси моментлар сәбәпче булды: Салават гаилә корып җибәрде. Марат Мәскәүгә китте. Ренат Ибраһимов коллективында эшләде. Аның уңышлары өчен сөендем. Димәк, минем белән лаеклы музыкантлар эшләгән. Әмма мондый "чәчелү" "Ярда" төркеменең таралуына китерде. 1998 елда төркемне торгызу турында уйладым. Хәтта 4-5 җыр да язган идем. Әмма уемнан кире кайттым. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. "Ярда" төркеменең вакыты үтте. Мин моны аңладым. Моннан соң бик озак гитарага тотынмадым да, иҗат та итмәдем.
-Җыр дөньясына янәдән ничек әйләнеп кайттыгыз соң?
-2004 елда Чаллыга күчендем. Бик яхшы каршы алды мине бу шәһәр. Бик тиз арада ул мине үз итте. Кая барсам да яхшы каршы алдылар. Күңел гитарага да тартыла башлады. Шулай бер мәлне аны кулга алгач, бер утыруда 5 җыр яздым. Сүзләрен дә, көен дә - барысын да иҗат иттем. Әмма аннан соң күңелдә шик туды. Күптән язган юк иде бит. Шуңа да аны күрсәтергә ашыкмадым. Әмма 2007-2008 елларда, Илшат Әюпов белән очрашудан соң янәдән иҗатка кайту теләге төпләнә башлады. "Ринат, җырлап ал әле", - диде ул миңа. Мин яңа иҗат иткән җырларымны башкардым. Ул аны бәяләгәч кенә, аларны тамашачыларгы тәкъдим итәргә булдым. Ниһаять, 2012 елда мин "уянып", янәдән сәхнәгә аяк бастым, материаллар яза башладым.
-Бер-бер артлы яңа клиплар да тәкъдим иттегез.
- Әйе, 2013 елда Үзбәкстанга барып "Бар да вакытлыча", "Юк дип әйтмә" җырларына клиплар төшердем. Дусларым мине Шахзат дигән егет белән таныштырдылар. Ул үзенең эшләрен күрсәтте. Миңа бик тә ошады. Бер атна эчендә клип төшерергә сөйләштек. Әнә шулай Үзбәкстанга барып ике җырга видео ясадык. Хәзер мин үзем дә бу эшнең барлык нечкәлекләренә кадәр яхшы беләм инде. Үзем дә Казанда аудио-видео хезмәтләр тәкъим итүче «RiAl records» студиясен ачып җибәрдем.
-Сезнең җырларыгыз үзенчәлекле. Аларда , тормыштагы "Мажорлар" да чагылыш таба. Фәлсәфи уйландыра торган темалар да - "Бар да вакытлыча" икәнлеге ассызыклана. "Дустыма" кебек җырдагы югалтулар да әйтелә. Җырларыгыз тормышта үзегез кичергән вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителә дип әйтергә буламы? Нәрсә сезне илһамландыра?
-Әйе, җырларымның күбесе тормышымда булган вакыйгаларага, үзем кичергән хис-тойгыларга нигезләнеп иҗат ителде. Бәлки, шуңа да алар хәзерге эстрададагы җырлардан бик аерыла. Аеруча "Йөрәк типсә" дип аталган иҗат җимешем автобиографик үзенчәлеккә ия. Күңел авырлыкларын вакыт кына төзәтә. Миңа ул җыр якын. Вакыт - табип. Тормыш юлы - укытучы.
Мин уйландыра торган җырлар иҗат итәргә тырышам. Ә моның өчен дөньяны күзәтә белү мөһим. Иҗатымны аңламыйча, мине тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел. Моңа каршы тору мәгънәсезлек. Фикер төрлелеге булырга тиеш. Гомумән, татар халкының карашын 180 градуска капиталь үзгәртергә кирәк. Кызганычка каршы, тамашачы зәвыгын җиңел темалар, "буш", мәгънәсез җырлар белән шактый гына үзгәрттеләр. Халык уйланырга теләми. Әмма "хи-хи", "ха-ха" стилендәге җырларны да башкарып булмый бит. Әти-әни, туган авыл кебек темалардан кала башкалары да бар.Үзеңнең карашыңны җиткерү мөһим, минемчә.
-Сезнеңчә, ни өчен альтернатив юнәлшеләр эстрадада тамырланып китә алмый?
-Кызганыч, әмма безнең татар эстрадасы ул яктан мескен хәлендә шул. Аның базасы юк. Ул булмагач, яңа юнәлешләр үсеп чыга алмый. Фундамент төзергә кирәк. Аннан соң гына сифоник музыка да, рок та, алтернатива да булыр.
-Кызыксындыру уята торган, үзенчәлекле җырчылар белән дуэтлар яздырырга тырышалар. Сезгә мондый тәкъдим белән килүчеләр булдымы?
-Әйе, андый тәкъдимнәр ясаучылар бар. Әмма аларның исемнәре әлегә сер булып калсын. Шәхсән үзем дә вакытында дуэтта җырлау тәкъдиме белән Рөстәм Асаевка мөрәҗәгать иткән идем. Матур патриотик рухтагы "Татарстаным" җырын яздырдык.
-Яңа җырларыгызны кайчан ишетербез икән?
- Бүгенге көндә бу өлкәдә эш алып барыла. Эксперимент ясап, аларны яңа стильда язарга телим. 22 ноябрьда Казанда узачак бер кичәдә тәкъдим итәчәкмен.
-Кызыклы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт. Иҗатыгызда уңышлар, яңа тамашачылар теләп калабыз.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев