Ринат Рахматуллин: “Ике ел төрмәдә утырдым, шуның өчен атказанган артист исеме бирмиләр”
Ринат Рахматуллин шәхси тормышы, иҗаты турында ачылып сөйләргә яратмый. Шуның өчен ул тамашачыларга укылмаган китап кебек — укыйсы да әле укыйсы!
Мишәр бит әле ул! Шуның өчен тозлы-борычлы сорауларыма җавап бирер микән, дип тә уйладым. Тик җырчы һич икеләнүләрсез, ачыктан-ачык сөйләште. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар.
Ринат Рахматуллин үзенең фамилиясен «Рәхмәтуллин» дип түгел, «Рахматуллин» дип язарга куша. «Минем бабаем Рахмат бабай булган», ди.
— Ринат абый, сез зур сәхнәгә гомерегезнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп кердегез. Моңарчы кайда йөрдегез димме соң?
— Мин беркайчан да зур сәхнәгә омтылмадым. Бары тик җырлар язу белән генә шөгыльләндем. 1994-1995 елда “Союз” студиясе эшли иде, магнитофон кассеталары бик популяр булган чорда үземнең җырларымны чыгардым. Бу бары тик үзем өчен генә иҗат ителгән, истәлек булып калсын дип яздыртылган җырлар иде.
Киләчәктә балалар, оныкларым тыңлар дигән исәп белән җырларымны кассетага яздырттым. Аннан соң берничәсен таныш-белешләргә, дусларга да тараттым. Шулай акрын гына җырларым халыкка да барып ирешә башлады. Иҗатыма карата яхшы фикерләр ишетергә туры килде.
Заманында миңа Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриевбелән бергә эшләргә туры килде. Спектакль алдыннан Раил халыкны “кыздыра”, аннан соң спектакль һәм ахырдан мин һәрвакыт өч җыр башкарырга тиеш идем. Мине шулай Татарстан тамашачысы белә башлады инде. Аларга мине Раил Садриев тәкъдим итте, ул танытты.
Эстрадага кереп киткәнче, 17 ел тамада булып эшләдем. Россия буйлап туйлар алып бардым, Мәскәү, Саратов һәм Түбән Новгород өлкәләрендә булырга туры килде. Шуның өчен тормыш юлым азмы-күпме сәнгать белән бәйле иде.
— Ни өчен иҗат юлын шулай соңлап кына сайладыгыз?
— Татар эстрадасына гомеремнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп керермен дип уйламадым. Миңа һәрвакытта да танышларым: “Син бик популяр кеше, “йолдыз” буласың әле. Сәхнәнең түрендә булачаксың”, — дип әйтәләр иде. Мин аларның сүзләрен уен-көлке белән генә кабул иттем. Дөрес, популярлык миңа кырык яшемдә генә килде. Анда да үземне “йолдыз” дип әйтә алмый идем. Заманда миңа “Барс Медиа” компаниясе ярдәм итте. Минем җырлар тиз арада халыкка барып җитте, тамашачы күтәреп алды.
Мине беренче тапкыр сәхнәгә автор-башкаручы буларак “Картайма әле, әнкәй” җыры күтәрде. Аны Рөстәм Закировбашкарды. Үзем дә гел әлеге җырны төрле мәҗлесләрдә башкара идем. Аннан соң һәркемгә дә таныш “Тормыш китабы” җыры иҗат ителде. Бу җыр да тамашачыларның күңеленә шулкадәр хуш килде, әле дә кая барсам шуны җырлаталар.
— Тиз генә танылу нәтиҗәсендә “йолдыз чире” белән авырмадыгызмы?
— “Йолдыз чире” белән авырмадым. Һәрбер чыгыш алдыннан дулкынланам, борчылам. Мин бервакытта да үземне “йолдызга” санамадым. Тормышта мин нинди — сәхнәдә дә шундый. Бар бит шундый артистлар: тормышта алар үзләрен башкача тота, ә сәхнәдә икенче кешегә әйләнеп куялар. Мин һәрвакыт турысын әйтәм, үз юлым буенча атлыйм. Хәзер дә үземне популяр җырчыга санамыйм. Тик мин бер күренешкә шатланам, мине күп җирдә таныйлар. “Ооо, Ринат Рахматуллин бит бу!” – дип калалар.
Балачакта бер хыялым бар иде. Минем әти авылда “УАЗик” машинасында колхоз рәисен йөртте. Беренче хыялым – шофер булу һәм түрәләрне йөртү иде. Тик үсә бара әлеге хыял югалды. Аннан соң мине бөтенесе — балалар, урта яшьтәге кешеләр һәм өлкәннәр танып белүен тели башладым. Дөресрәге, дәрәҗәле кеше буласым килде. Кечкенәдән: “Бу бит танылган Ринат Рахматуллин”, — дип арттан сөйләп калуларын теләдем. Үземне берәр начальник, район башлыгы буларак күз алдына китерә идем. Тик җырчы буларак таныла алырмын, зур сәхнәдә үз урыным булыр дип уйламадым.
— Нинди тискәре яклар хакында әйтәсез?
— Популяр кеше бөтен җирдә дә күренә. Кая барсам, кем белән генә булсам да, кеше күз алдында. Начарлыкны без тиз күрәбез бит. Мәсәлән, хатын-кызлар белән кочаклашып исәнләшә алам. “Рахматуллинның сөяркәсе бар”, — дип, шунда ук гайбәт сүзләр китәчәк. Андый очраклар күп булды. Мин яшермим, 100-200 грамм аракы эчтем икән, халык теленнән төшмим инде. Шундый мәгълүматларны да белеп тора тамашачы.
Бер вакыйганы сөйләп китәсем килә. Быел мин яңа төркем тупладым, хәзерге вакытта яшьләр белән эшлим. Хәзер җырчы Венер Салимовта минем төркемдә чыгыш ясый. Бер концерт ахырында төркемдәге егет-кызлар белән кочаклашып фотосурәткә төштек. Ничектер килеп чыккан, Чулпан Әхмәтҗанова дигән җырчы кыз минем арт ягымны тоткан. Ул аны үзе дә, мин дә сизмәдем. Әлеге фотосурәтне Инстаграм челтәренә урнаштырдым. “Яшь кызлар каян тотарга кирәклеген беләләр инде”, — дип язганнар. Тамашачы шулкадәр игътибарлы, кая кулны куйганны да карап тора инде.
— Сезнең хакта «сәхнәгә эчеп чыга» дип сөйлиләр. Дөрес сүзләрме бу?
— Андый сүзләр “Язгы солянка” концертыннан соң ишетелде. Бу минем Башкортстаннан кайткан вакыт иде. Үзем рульдә кайттым, бик нык арган идем. Ничек кеше шулай әйтә ала икән? Хәзер сәхнәдә артык хәрәкәтләнеп биесәң дә сине исерек, яки наркоман дияләр. Фирдүс Тямаевхакында да шулай дип сөйлиләр. Янәсе, “нормальный” рәвештә кеше 7-8 көн концерт куя алмый. Ул наркотик куллана, салып чыга дип әйтәләр.
Мине исереккә чыгару дөрес түгел. Ул абзыйга мөрәҗәгать итәсем килә. Абзый, андый вакытта кешенең үзе янына кил, артыннан сөйләп йөргәнче. Автограф алган, фотосурәткә төшкән булып яныма кил. Аракы эчкән кешедән ис килә бит ул. Белмичә сөйләгән кешене мин хөрмәт итмим. Бәлки, ул үзе исерек булгандыр, үзе концертка салып килгәндер. Шундый сүзләрне әйтүче кеше минем сәхнәдә булганыма бик нык көнләшә, мин шулай дип уйладым.
— Татар эстрадасында көндәшлек, көнләшү күренеше бар. Кайвакыт җырчыларның бер-берсен күрә алмавы сәхнә артында күренә, ә кайчак дөньяга чыга. Сезне дә көнчелек белән күзгә-күз очрашканыгыз булдымы?
— Татар эстрадасында көндәшлек, бер-берсеннән көнләшү бар.
Мәскәүдә бер танылган җырчы минем хакта: “Ринат Рахматуллин җырлый белми ул”, — дип сөйләп йөрде. Исемен әйтеп сөйләмим. Заманында бик популяр җырчы иде, хәзер югалды ул сәхнәдән. Мин ул хатын-кызны концертларымда катнаштырган идем, ә ул шул рәвешле “рәхмәт” әйтте.
— Сезнең тавышыгыз башкалардан аерылып тора. Сезне “карлыккан” тавышлы җырчы дип әйтүчеләр дә бар.
— Минем тавышым карлыккан, бу үзенә күрә бер бренд булып тора. «Барс Медиа» продюсерлык үзәгенең директоры Радик Артемьев: “Ринат, синең кебек карлыккан тавышлы җырчы татар эстрадасында башка юк”, — диде. Шушы карлыккан тавышым кешеләрне сихерли, шуның өчен мине яраталар. “Синең тавыш мине тынычландыра”, — дип әйтүчеләр дә бар. Тәмәке тартуны да махсус шуның өчен ташламыйм. Биш елдан артык тәмәке тартмаган идем, тавышым бик нык үзгәрде, гади тавышка әйләнеп кала. Тамашачыга “необычный” тавыш кирәк.
— Кызлар яратуыгыз хакында әйттегез. Хатыныгыз көнләшәме?
— “Рахматуллин гулять итә, читкә йөри”, — диләр. Бу хакта гомер буе сөйләделәр, әле дә сөйлиләр. Хатыным көнләшә. Башта бик нык көнләшә иде. Шуның өчен концертларга тавышланып чыгып китә идем. Яшьлек инде, нишлисең. Өйдә генә утырсам, акча эшләп булмас иде. Кемдер гаиләне алып барырга тиеш бит. Хатыным 15-16 елдан бирле беркайда да эшләми.
Мин ял иткәнем юк, өч сәгать кенә йоклыйм. Шуның өчен аварияләргә бик күп эләктем, барысының саны унҗидегә тула. Аллаһы Тәгалә генә саклап кала. Әнкәйнең догалары саклап йөртте. Кызганыч, ул хәзер арабызда юк. 79 яшендә мәрхүм булды. Күңелемә тынычлык табу өчен, авырлыклар килгәнен тойсам, гел әни янына кайта идем. Ул мине шифалы догалары белән өшкерә иде, шуннан соң яңа туган бала кебек була идем.
— Сез күпләргә автор-башкаручы буларак таныш. Уңышлы хит моңарчы билгеле булмаган гап-гади кешене меңнәр яраткан җырчы итәргә сәләтле. Җыр хит булсын нәрсә эшләргә кирәк? Берәр сере бармы?
— Җыр хит булсын өчен аның сүзләре, көе халык күңеленә барып җитәргә тиеш. Күптән түгел генә “Гомер йомгагын сүтәм” дигән яңа җырым чыкты, халык яратып кабул итте. Тик уңышы “Тукта яңгыр” кебек үк булмады. Хәзер бит мин алай ук яшь түгел, гомер бара. Бераз гына үз яшемә туры килгән темаларга җырлар язасым, өлкән яшьтәге тамашачылар өчен иҗат итәсем килә. Хитларны язу бик авыр. Мин үзем артык күп җырлар яза алмыйм, ләкин ике-өч елга бер хит туа. Җырларны көн саен язып була, тик андый җырлар хит була алмый. Әлеге җырны бер тапкыр тыңлап икенче көнгә тамашачы бөтенләй онытырга мөмкин.
— Иҗат иткән җырларыгызны башка артистларга тәкъдим итәсезме?
— Җырларымны элек башка артистларга бирә идем, хәзер күп очракта аларны үзем башкарам. Зур сәхнәгә чыккач, җырлар үземә дә кирәк. Озак еллар минем җырларны Әлфинә Әзһәмовабашкарды.
Эльмира Сөләймановаминем җырларны башкара. Ул минем җырлар белән танылды, “йолдыз” булды. “Синең белән” дигән җырым аны зур сәхнәгә күтәрде.
Рафаэль һәм Динә Латыйповларкүптәннән минем җырларны башкаралар. Аларның репертуарында ”Ташлап китмә”, “Ярату” җыры бик популяр. Заманында алар минем “Тормыш китабы” җырын башкардылар. Тик ул җырны алар тиешле дәрәҗәдә халыкка җиткерә алмады, ни өчендер әлеге җырны таныта алмадылар. “Тукта яңгыр” җырын да башкарып карадылар, ул да барып чыкмады. Халык кабул итмәде. Бу 1997-1998 еллар иде.
— Җырларыгызны күпмегә сатасыз?
— Җырларны бервакытта да сатып биргәнем булмады.
— Хәзерге вакытта авторлык хокуклары белән бәйле бәхәсләр еш туып тора. Аларны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
— Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалы бар, аның җитәкчесе Зөфәрабый Хәйретдинов. Җырны язуга, аны шунда ук теркәлү узарга кирәк. Хәзерге вакытта авторлык хокуклары белән бәйле мәсьәләләр еш очрый. Без бит җырны язабыз да, аны тизрәк халыкка чыгарасы килә. Төрле теркәү, документ эшләрен соңгы планга күчерәбез. Теркәлү узмаган очракта беркем дә үз җыры икәнен дәлилли алмый, шуннан соң кычкырыш-талаш китә инде.
— Сезнең җырларыгызны рөхсәтсез башкаручылар булдымы?
— Минем “Тормыш китабы” җырын кемдер башкара ди, шуның эзенә төшенә алмыйм әле. Бу хакта бик күп кеше әйтте инде. “Болгар” радиосыннан еш кына яшь егет башкаруында бу җырны яңгыраталар икән. Миннән рөхсәт сораган кеше булмады үзе.
Аннан соң Мәскәү егете Марат Яруллин“Чакыр гына мине” дигән җырымны башкара. Мин аңа үзем рөхсәт бирдем бирүен, тик әлеге вакыйга бераз башка төрле юнәлеш алды. Бүгенге көндә әлеге җырчы белән бәхәс бара, аны үзара гына хәл итәчәкбез.
Элвин Грей“Гомерләр үтә икән”, “Каеннар арасында”, “Уфтанма” җырларын җырлый бит әле. Ягъни, башка артистларның җырларын башкара. Бу җырларны беренче тапкыр халыкка Рафаэль Латыйпов, Рәсим Низамов, Салават Фәтхетдинов чыгарды. Безнең чордагы тамашачы күңелендә әлеге җырлар нәкъ менә аларныкы булып кала. Билгеле, яшьләр бу җырларны Элвин Грейныкы дип саный.
Элвин Грейның юнәлеше башкадыр, мин белмим. Ул бит үзе дә автор-башкаручы. Үзе җырлар яза, аның бит шактый җырлары бар. Мин шуңа гаҗәпләнәм дә инде. Ник кеше җырын җырлый икән ул? Шундый сорау туа миндә. Алар бит инде җырланган, “тапталган” җырлар. Нигә яңа, үзе иҗат иткән җырларны башкармый икән?
— Ничек уйлыйсыз, татар эстрадасында сез үз урыныгызны таптыгызмы?
— Автор-башкаручы буларак татар эстрадасында үз урынымны таптым. Мин үземне җырчы дип әйтә алмыйм. Супер Филүс Каһировлар белән мине чагыштырганда аерма “небо и земля” диясем килә. Ришат Төхвәтуллиннар алар профессиональ җырчылар, аларның тавыш куелган. Мин үз җырларымны тамашачыга җиткерүче генә.
— Иҗади баскычтан түбән тәгәрәүдән курыкмыйсызмы?
— Татар эстрадасына яшьләр күп килә. Һәр нәрсәнең үз вакыты була инде. Шуны әйтәсем килә: һәр башкаручының үз тамашачысы бар. Ничек кенә булмасын, синең иҗатыңны яраткан тугры тамашачы һәрвакыт синең белән калачак. Башка артистлар арасында югалып калмас һәм иҗади баскычымны саклап калу өчен миңа һәрдаим яңа җырлар иҗат итеп торырга кирәк. Репертуарга яңалык өстәгән вакытта гына азмы-күпме син тамашачыга кызык булачаксың. Ягъни, үзем хакында гел искә төшереп торырга тиеш булам инде.
Быел сәхнәдән китәргә теләдем. Концерт кую, гастрольләр белән йөрү хакында бөтенләй уйламадым. Сәбәбе? Җырчылар күп, яшьләр сәхнәгә килеп тора. Тик Пермь өлкәсендә концерт куеп кайтканнан соң фикерем үзгәрде. Тамашачылар да китүемне теләмәде. “Ринат абый, без сезнең җырларыгызны яратабыз. Сезнең иҗатыгыз безгә кирәк”, — дип әйттеләр. Шул сүзләр тагын да канатландырып җибәрде.
— Бер көнлек җырчы булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
— Миңа һәрвакыт: “Артист иң элек исем һәм фамилия өчен эшләргә һәм тамашачыга гел яңалык биреп торырга тиеш. Аннан соң бер баскыч өскә күтәрелгәч, синең өчен исем эшли башлый”, — дип әйтәләр иде. Дөрес сүзләр.
Бүгенге көндә без үзебез халыкны биздереп һәм туйдырып бетердек. Яңа җыр яздыруга аны телевидение һәм радиога ротациягә тапшырабыз. Шуның өчен халыкның концертка киләсе дә килми. “Бу җырны тыңладык, ишеттек бит инде”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
— Тулы заллар җыю авырмы?
— Куйган концертка тамашачы килмәсә төшенкелеккә биреләм. Залда 4-5 кеше генә утырса, аннан да авыр әйбер юк. Син бит төркемеңне җыеп концерт куярга киләсең, ә халык юк. Бөтен артист тамашачы җыя алмауга зарлана. “Залларны тутырырга авыр”, — дип әйтәләр. Әлеге проблема миңа да яхшы таныш.
Мин Башкортстан ягында күп булам. Анда җыр-моңнан халык туймаган. Тамашачы концертларга йөри, заллар тула. Хәзер татар эстрадасының бөтен артистлары Башкортстанда.
— Бүгенге көндә тамашачыга нинди концерт программа кирәк соң?
— Хәзер тамашачыга концертларда “шоу” кирәк. Ничек тамашачыны җәлеп итәргә? Бу хакта артистлар белән еш сөйләшәбез. Бу урында Фирдүс Тямаевхакында әйтеп узасым килә. Ул – молодец! Аның энергетика, динамика, халык белән эшләү осталыгына сокланам. Өч сәгатьтән артык тамашачы өчен җырлый, аны көлдерә, сәхнәгә чыгып бии бит ул. Молодец! Аны беркем дә булдыра алмый. Халыкка менә шундый җырчы, “шоу” кирәк. Чыгып җырлап керүгә генә корылган концертлар артта калып бара. Тамашачыга мәзәк кирәк.
Концертларга гомумән йөрмәгән тамашачылар да бар. Тик Фирдүс Тямаевка бөтенесе дә йөри. Аның концертына яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Барысы да йөри. Аның концерт программасы шулкадәр яхшы куелган, үзе дә һәрбер тамашачыны карата белә.
— Артист карьерасын әле генә башлаган яшь башкаручыларга нинди киңәш бирер идегез?
— Татар эстрадасына «шоу-бизнес» төшенчәсе килеп керде. Җырчыларның төп максаты — акча эшләү. Яшь башкаручылар, акча түләмәсәң, сәхнәгә чыкмыйлар. «Ник мин бушка җырлап йөрергә тиеш соң?» — дип әйтәләр. Аларның җырларын бер тапкыр телевидениедән күрсәтәләр икән ул инде — «йолдыз».
— Җырлап кына баеп булмый, кайбер артистларның үз бизнесы бар. Җырлаудан тыш тагын берәр керем чыганагы бармы?
— Җырлап йөреп акча эшләп була. Төп керем чыганагы – җырлау, бизнес белән шөгыльләнмим. Тик җырлау өчен дә акча кирәк бит әле. Хәзер телевидение, радиода җырыңны яңгырату бик кыйммәт. Җырчылар күп, һәркемнең тиз арада таныласы килә. Шуның өчен бәяләр үскәннән-үсә.
— Ринат абый, сезнең хакта төрмәдә утырып чыккан дип тә сөйлиләр.
— Яшермим, андый хәлләр булды. Туксанынчы елларда мин сугышкан өчен төрмәдә утырып чыктым.
Зур сәхнәгә күтәрелүемне берәү дә көтмәде. Төрмәдәге танышларым: «Ринат, бу синме? Син хәзер шундый зур җырчы булдың мени?» — дип сорыйлар иде. Сугышып йөргән, хулиган малайның җырчы булып китүенә ышана алмадылар. Мине бит беркем дә күтәрмәде, барысына да үз көчем белән ирештем.
— Бик күп артистлар “Татарстанның атказанган артисты” исемен алды. Сезгә бу дәрәҗәле исемне кайчан бирерләр икән?
— Мин ике әйбер белән килешмим. Беренчесе, «Татар радиосы» оештырган «Татар җыры» фестивале. Анда бит теләсә кемгә «Алтын Барс» сыны тапшыралар. Дөреслек юк, лаек булмаган артистларга тапшыралар. Барысын да акча хәл итә, бизнеска кайтып кала.
Икенчесе, «Татарстанның Атказанган артисты» исеме бирелү. Аны да аңлый алмыйм. Быел бу исемне кемгә генә бирмәделәр, тараткан кадәр тараттылар. Этенә дә, бетенә дә бирелде. 2015 елда миңа да бу исемне бирергә тиешләр иде, бирмәделәр. Минем белән бер вакытта сәхнәгә күтәрелгән җырчылар быел әлеге исемне алды. Бары тик Мөнир Рахмаевһәм мин генә калдым. Кемгә, ничек бирелә ул исем? Мин аның эшчәнлеген белмим.
— Тормышның китек җире дә бар, шунсыз булмый, диләр… Үкенгән чакларыгыз еш булдымы?
— Үкенгән чакларым булды, 7-8 ел гомеремне артка кайтарыр идем. Шундый очраклар белән очраштым: тулы залларга концерт куярга килә алмаган вакытлар булды. Чәчәкләр күтәреп тамаша карарга килгән халыкның кире борылып кайтып киткәне булды. Шул вакытлар өчен үкенәм, әле дә читенсенәм. Дүрт аяклы ат та абына. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Ижевск шәһәрендә концертым булырга тиеш иде. Мин рульдә барганда йоклап киттем һәм Камаз машинасы астына килеп кердем. Концертлар графигы өзелде, өч ай хастаханәдә яттым. Тамашачының төрлесе бар, кайберсе сине аңламаска да мөмкин.
— Бүгенге көндә артистларның кадере бармы?
— Юк. Дәүләттән дә ярдәм юк. “Җырчылар болай да акча күп эшлиләр. Банкет, концерттан күпме акча керә аларга. Нәрсәгә без ярдәм итәргә тиеш?” – ди зур түрәләр. Артист кешене бай дип уйлыйлар. Бөтенесе дә бай булып бетә алмый. Исән чагында берәүнең дә кадерен белмибез, вафат булгач кына зурлап искә алабыз. Илфак Шиһаповяшьли китеп барды. Аны искә алучы бармы? Юк. Нинди бөек җырчы Әлфис Кыямовны оныттылар. Бу җырчы кеше буларак минем күңелемә тия. Бүген алар юк, иртәгә шундый ук хәл безнең белән булырга мөмкин.
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев