Ришат Төхвәтуллин - Башкортстанның атказанган артисты!
Без аны ихлас тәбриклибез!
Яшь булуына карамастан, мәртәбәле сәнгать әһелләре белән бер сафка баскан җырчы - "Кызыл таң"ның күптәнге дусты. Беренче чыгышларыннан башлап, ул безнең күз алдында. Ришатның җыр сәнгатендә халыкчанлыкны саклап калу ягында булуы мөһим. Ул, дан артыннан куып, бер көнлек җырлар башкаручы түгел. Татар җыры язмышы шундый яшьләребез кулында да булуы киләчәккә өметне яшәтә. Дәүләт бүләге белән сине ихлас котлыйбыз, Ришат!
https://kiziltan.ru/kultura/14058-rishat-thvtullin-bashkortstanny-atkazangan-artisty.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев