Роспотребнадзор сата торган мошенниклар коронавирустан «дару» кисәтте
380
0
Кагыйдә буларак, җентекләп кызыксыну аларны куркыту мөмкинлеге бирә
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) коронавирус пандемиясе вакытында ковидтан төрле дарулар сатучы мошенниклар кармагына эләкмәс өчен киңәшләр бирде. Киңәшләр ведомство сайтында чыкты.
«Могҗизалы прибор» яки «дару» тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә кермәү дөрес карар булачак. Кагыйдә буларак, мошенниклар приборны сата торган фирма һәм җитештерүче, даруны клиник тикшерүләр беркетмәсе турында җентекләп сорый башлагач аралашуны туктата», — диделәр Роспотребнадзорда.
Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосында даруны бары тик табиб билгеләвен һәм аларны үзең сатып алып кулланырга киңәш ителмәвен искәрттеләр.
Роспотребнадзорда шулай ук һаваны чистарта торган җиһаз яки әйләнә-тирәдән патогенны юкка чыгара һәм коронавирус йоктыруга каршылык күрсәтә торган башка «могҗизалы чаралар» сатып алырга тәкъдим иткән интернет-сайтларга аерым игътибар юнәлтә.
Моннан тыш, бу чараларның документлары булмый. Мошенниклар гадәти һава дымландыргычны һәм фильтрлы медицина битлекләренең бәясен ун тапкыр арттырып сатарга тырыша.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев