Россия банкы Чаллының юбилеена истәлек тәңкә чыгарды
Ул «Города» сериясенә керәчәк, дип хәбәр итте Россия банкының матбугат хезмәте Макстагы каналда.
14 июльдә, Россия Банкы Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгарачак.
Истәлекле тәңкәне «Гознак» АҖ һәм Россия Банкы аны тарату турында килешү төзегән банкларда сатып алырга мөмкин булачак.
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елның октябрендә Чаллының 400 еллыгы һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәмнәр уздыру турындагы указга кул куйды.
Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны 2026 елның 22 августында уздырырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев