Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Дәүләт хезмәтләре порталында бурычлы затлар өчен яңа сервис эшли башлады

Бурычның күләмен һәм җыелу сәбәбен, кертелгән чикләүләр, суд приставларының гамәлләрен (һ.б.) белү өчен башкарма производствоның номерын күрсәтү дә җитә.

 РФ Дәүләт хезмәтләре порталында Федераль суд приставлары хезмәтенең яңа сервисы барлыкка килде.

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул бурычлы затларга һәм кешеләрнең җыелган әҗәтен түләттерүчеләргә башкарма производствоның барышы турындагы мәгълүматны онлайн режимында алырга мөмкинлек бирә.

Бурычның күләмен һәм җыелу сәбәбен, кертелгән чикләүләр, суд приставларының гамәлләрен (һ.б.) белү өчен башкарма производствоның номерын күрсәтү дә җитә.

«Көн саен Дәүләт хезмәтләре порталында Федераль суд приставлары хезмәтенең яңа сервисыннан 25 меңгә якын кеше файдалана, бу аңа ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Федераль суд приставлары хезмәтенә сервисның бик уңайлы булганы өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә, 90 процент очракта өч секунд эчендә алардан җавап алырга мөмкин», - дип искәртте Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Дмитрий Огуряев.

Үз чиратында, суд приставлары әйтүенчә, яңа опция гражданнарга кертелгән чикләүләрне белеп торырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта илдә 3,5 миллионнан артык бурычлы затның чит илгә чыгу хокукы чикләнгән. Федераль суд приставлары хезмәте транспорт чараларына карата теркәү гамәлләрен чикләү турында 7 миллионнан артык карар җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев