Россия Президенты Татарстанда дүрт судья билгеләде
Судьялар ТР Арбитраж судында, Чаллы, Биектау районында һәм Алабуга шәһәрләрендә билгеләнде.
Россия Президенты Татарстанда дүрт судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Владимир Путин указы нигезендә, Рәис Гаязов – Биектау район суды, Станислав Алексеев ТР Арбитраж суды хөкемдары итеп билгеләнде. Автокалада бу вазифаны – Әлфинур Гыймазетдинова, Алабугада Лилия Хөснетдинова биләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев