Россиядә 2021 ел нәрсә елы булачагы игълан ителде
Киләсе 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде.
Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хактагы боерыкны имзалады. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Махсус оештырылган комитет Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар өчен җавап бирәчәк. Комитетның рәистәшләре итеп Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко билгеләнгән.
Россия төбәкләренә Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар үткәрергә киңәш ителә.
Узып баручы 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Хәтер һәм дан елы, 2019 ел Театр елы, 2018 ел Волонтерлар елы дип игълан ителгән иде.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев