Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә чит телдән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы кертүдән баш тарттылар

БДИның төп вакытын 31 майдан 2 июльгә кадәр үткәрү планлаштырыла.

Россиядә чит тел буенча бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булмаячак. РФ Мәгариф министрлыгының мондый предметлар исемлеге турындагы боерыгы 4 гыйнварда үз көченә керде һәм хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Элеккечә бары тик рус теле һәм математика фәннәрен тапшыру мәҗбүри була.

Имтихан тапшыручылар өчен шулай ук математика буенча БДИның база яки профиль дәрәҗәсен мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге була.

Элегрәк «Татар-информ» Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру чорын гамәлдән чыгарулары турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта югары уку йортларына керергә җыенмаган унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы урынына рус теле һәм математика буенча БДИ тапшырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев