Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

 Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләре гадиләштерелде

Медицина тикшеренүләренең барлык нәтиҗәләре, Бердәм медицина дәүләт мәгълүмат системасы аша, медик-социаль экспертиза бюросына керә.

1 июльдән инвалидлык алу өчен өйдән чыгарга да кирәкми - бөтен процедураны читтән торып үткәрергә мөмкин. Бу хакта Россия хезмәт министры урынбасары Алексей Вовченко хәбәр итте.

“Без барлык медицина учреждениеләре белән диярлек электрон документлар әйләнешенә күчтек. Хәзер һәр конкрет очрак өчен медицина тикшеренүләренең барлык нәтиҗәләре Бердәм медицина дәүләт мәгълүмат системасы аша медик-социаль экспертиза бюросына керә. Медик-социаль экспертиза табиблары бу документларны өйрәнә һәм кешенең сәламәтлеге турында нәтиҗә ясый. Кеше үзе медик-экспертиза бюросына килми”, - дип ачыклык кертте Вовченко.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина