Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә KFC рестораннары ябыла - ВИДЕО

Компания сүзләренчә, Россиядә эшчәнлектән алынган табыш гуманитар максатларга юнәлдереләчәк.

Россиядә Американың Yum! Brands компаниясенеке булган KFC һәм Pizza Hut тиз туклану рестораннары вакытлыча ябыла.

Чаллыда исә бу рестораннар челтшре әлегә эшләвен дәвам итә. Әмма аларны ябу 14 мартка каралган. 

«Yum! Brands компаниясе Россиядә KFC рестораннарының эшен туктатып тора һәм Россиядә Pizza Hut барлык рестораннарының эшен туктатып тору турындагы килешүне тәмамлый», диелгән компания хәбәрендә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Компания сүзләренчә, Россиядә эшчәнлектән алынган табыш гуманитар максатларга юнәлдереләчәк. Мисал өчен, Халыкара Кызыл Хач комитеты 1 млн доллар алачак.

РФ Президенты Владимир Путинның Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башлану турындагы белдерүеннән соң кайбер илләр Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландырды. Шул исәптән элегрәк Россиядә рестораннар эшен туктатып тору турында McDonald 's белдерде. Ул турыда моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар