Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә мәрхүмнәрне күмү өчен билгеләнгән бәяләрне контрольгә алачаклар - ВИДЕО

Закон проектын әзерләүчеләр фикеренчә, бу эшне оештыручы агентлыклар кешенең кайгылы вакытыннан файдалана.

“Известия” газетасы хәбәр итүенчә, яңа документ җирләү хезмәте бәяләрен  чикләячәк. Бу исемлеккә белешмәләр җыю, табут ясау, мәетне юу һәм илтү, күмү яки кремация, һәм хәтта кабергә таш кую да бар.

Дәүләт бу хезмәтләрне халыкка бушлай күрсәтүне гарантияләр, дип көтелә. Процессны башкарган агентлыклар соңыннан хөкүмәттән компенсация алачак. Дөрес, аның күләме 6964 сумнан артмаячак.  Законны әзерләүче "Бердәм Россия" фиркасе депутатлары  бу намуссыз эшмәкәрләрнең кеше кайгысыннан файдалануын чик куяр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль