Россиянең 500 яшь модельеры һәм моделе автокалада җыела
11-12 май көннәрендә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда мода театрлары һәм дизайнерларның «Арт-Авеню» VII халыкара фестиваль-конкурсы оештырыла.
Җиденче тапкыр үткәрелүче әлеге чарада Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Самара, Казан, Түбән Тагил, Әлмәт, Ижевск шәһәрләреннән10 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле 500 дән артык кеше катнаша.
Иң талантлылар түбәндәге номинацияләр буенча ачыкланачак:
«Мода театры», «Кулдан эшләнгән театр», «Яшь модельерлар»,«Ел күлмәге»,«Иң яхшы шоу-тамаша»,«Конкурсның иң яхшы моделе», «Кием коллекциясен сәнгатьчә проектлау»,«Декоратив-гамәли сәнгать».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев