Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиянең башка төбәкләреннән яшь табиблар Чаллыга эшкә киләләр

Агымдагы елның гыйнварында 7 нче шәһәр поликлиникасына өч яшь табиб эшкә урнашкан, аларның икесе шәһәргә илнең башка төбәкләреннән килгән.

«2021 елда без кадрларны арттыра алдык. Бер ел эчендә без 19 табибны җәлеп иттек, шуларның 15е – яшь белгечләр. Ун кеше торак шартларын яхшырту өчен ТР Хөкүмәте грантын һәм шәһәр бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алды. Бу елның гыйнварында без тагын өч табибны – терапевт, отоларинголог һәм урологны эшкә алдык», - дип билгеләде 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Александр Попов.

Кадрлар җәлеп итү эше кысаларында ул Киров медицина университетының дәвалау, педиатрия һәм стоматология факультетларының 6 курсын тәмамлаучылар һәм беренче һәм икенче ел уку ординаторлары өчен видео-презентация үткәрде. Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чара онлайн-форматта узды.

Чарада катнашучылар поликлиникага эшкә урнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

QR-код буенча студентлар WhatsApp төркеменә кушылдылар, анда алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары программасы, Яр Чаллы шәһәре мэры гранты буенча, максатчан ординатурага җибәрү мөмкинлеге һәм медицина кадрларына ярдәм итүнең башка чаралары турында сораулар бирә алалар. 

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек