Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: «Әфганчылар бүген дә хәрби бурычны үтәү үрнәге булып тора»

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга — 35 ел.

Бүген, 15 февральдә, Россиядә мөһим истәлекле дата – хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яза.

«Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга — 35 ел. Безнең батыр хәрбиләр һәрчак ил мәнфәгатьләрен, шул исәптән аның чикләреннән читтә дә, намус һәм батырлык белән яклады. Бүгенге көндә дә әфганчылар хәрби бурычны үтәү үрнәге, яшьләр өчен өлге булып тора. Аларның ныклы сугышчан җәмгыятьләре чараларда актив катнаша, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә», – ди республика җитәкчесе.

Ул ил патриотларына чиксез рәхмәт белдергән һәм һәр россияле өчен әфганчылар намус һәм абруй үрнәге булып тора, дип билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганистан