Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифаларына кереште

Тантаналы чара Зур концерт залында бара.

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы уза.

Иң элек, сәхнәгә тантаналы рәвештә Татарстан, Россия Федерациясе байраклары, шулай ук ТР Рәисе хакимияте символы булган штандарт чыгарылды.

Закон буенча, республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ант биргәннән соң керешә. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәгә Рөстәм Миңнехановны чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп ант бирде: «Татарстан Республикасының күп милләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Конституциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазифаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм».

Залда бу минутларда РФ һәм ТР дәүләт гимннары яңгырый.

Тантанада катнашучылар Рөстәм Миңнехановны тәбрикләп алкышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе Инаугурация