Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатин ДНР һәм ЛНРдан килүчеләргә ярдәм итәргә әзер

Эшмәкәр Рөстәм Гатин Чаллыда атнасына 3 тапкыр мохтаҗларны ашата. Декабрь аенда гына «Олимпийский» спорт комплекты белән Орган залы тирәсендә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүнең махсус пункты да ачылды.

 Элегрәк Рәстәм әфәнде сукбайларны шимбә һәм якшәмбе генә ашатса, Яңа елдан исә бу көннәргә тагын дүшәмбе көн дә өстәлде.

– Без мохтаҗларны ашатып кына калмыйбыз. Аларга өс һәм аяк киемнәре дә таратабыз. Моннан тыш алар өчен чәчтарашханә, психолог, юрист, медицина бүлмәләре эшли. Алар белгечләргә үзләрен борчган сорауларны биреп, җавап таба алалар. Моннан тыш үзәккә килеп йөрүче абый-апаларны без эшкә дә урнаштырабыз, – дип сөйли эшмәкәр, үзәк җитәкчесе Рөстәм Гатин. 
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә без Чаллыда ДНР һәм ЛНРдан килүче гражданнарны көтәләр, дип язган идек. Аларны «Жемчужина» санаториенда һәм «КАМАЗжилбыт»та урнаштырачаклар. Эвакуацияләнгән кешеләр өчен махсус урыннар әзер инде. 

– ДНРдан һәм ЛНРдан килүчеләргә безнең үзәк тә булышлык итәргә әзер. Кешеләрне ашатачакбыз. Кирәкле нәрсә белән булышлык итәрбез, – дип кушылды бу изге эшкә Рөстәм әфәнде. 

Моннан тыш ул безгә Чаллыдан кала, Менделеевский шәһәрендә дә 1 ел дәвамында мохтаҗларны ашатуын хәбәр итте.

– Шатлыклы хәбәрем бар бу көннәрдә. 1 ел дәвамында сукбайларны шимбә көн генә ашаттык. Хәзер исә пәнҗешәмбе дә аларны кайнар ризык белән тәэмин итәчәкбез, – ди эшмәкшр.

Игелекле гамәл дәвамлы булсын! 

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль