Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: “Без Яр Чаллыга кагылышлы мәсьәләләрны игътибар белән карадык, аларны чишү этапларын билгеләдек”

Шәһәребезнең ИТ-паркында төзелеш, юл-урам челтәрен реконструкцияләү һәм төзекләндерү, яңа трамвай линиясен төзү, шулай ук сәнәгать мәйданчыкларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрнең инфраструктурасын үстерү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. "2013 елда Казанда җәйге Универсиада үткәрелгәнгә,...

Шәһәребезнең ИТ-паркында төзелеш, юл-урам челтәрен реконструкцияләү һәм төзекләндерү, яңа трамвай линиясен төзү, шулай ук сәнәгать мәйданчыкларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрнең инфраструктурасын үстерү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. "2013 елда Казанда җәйге Универсиада үткәрелгәнгә, безгә вакыт һәм ресурслар җитмәде, әмма хәзер без бурычлар куеп алга таба үсеш этапларын билгеләдек", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Президенты ассызыклаганча, Чаллы ИТ-паркы мөмкинлекләрен тулы көчкә кулланырга кирәк. "Әлеге заманча бинаның бөтен мәйданчыклары да файдаланылмавы борчу уята, мәсьәлә тиз арада төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлауда гына түгел, ә яңа резидент компанияләрен җәлеп итүдә дә", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов ИТ-парк хезмәткәрләренә күп фатирлы йорт төзелүе турында да искәртте, аны агымдагы елның август аенда гамәлгә кертү бурычын куйды. Моннан тыш, ИТ-паркка транспорт белән барып җитүне дә тәэмин итәргә кирәк, дип саный Президент.

Киңәшмә дәвамында шәһәр объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Бу хакта шәһәр мэры Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. Ул кыскача 2014 елның январь-мартында шәһәр округы үсешенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Беренче кварталда җитештерелгән продукция күләме 37,4 млрд сум тәшкил итте. Шәһәрдә уртача эш хакы - 24 мең сум. Эш хакы буенча бурычлар юк.

Хезмәт ресурсы - 376,3 мең кеше. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2,3 мең кеше исәптә тора. Вакансияләр саны - 4,7 мең. Бу исә бер кешегә ике эш урыны туры килә дигән сүз.

Юлларны төзекләндерү мәсьәләсенә килгәндә, Чаллыда җитди проектларның берсе - Челнинка елгасы аша күпер төзеп, Элеватор Тавына юлны реконструкцияләү. Тагын бер мөһим проект - шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә яңа трамвай линиясен төзү (финанслау күләме - 530 млн сум). Аны агымдагы елның декабрь аенда тәмамларга тиешләр.

Васил Шәйхразиев шәһәрдә балалар бакчаларына чиратны бетерү өчен нинди чаралар үткәрелүе турында да хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, 10 июнь көнне Чаллыда бер үк вакытта биш балалар бакчасы ачылачак. Мондый хәлнең инде бездә 1979 елдан бирле күзәтелгәне булмаган.

Быел "Дельфин" бассейны һәм "Яр Чаллы" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен дә ремонтлау күздә тотыла.

Рөстәм Миңнехановка Мәләкәс аръягында 300 урынга трансформацияләнә торган заллы, күп функцияле үзәк төзеләчәге турында да хәбәр иттеләр.

Татарстан Президенты киңәшмә барышында кайбер объектлар төзелеше туктап торуның сәбәпләре белән кызыксынды. Ул шулай ук ТР Икътисад министрлыгына робототехника үзәген үстерү проектын әзерләүне йөкләгәне хакында да хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән берлектә, әлеге проектта катнашуга ризалык алынган.

Эшлекле киңәшмәдә кабул ителгән карарлар тиздән уңай нәтиҗә бирер дип ышанасы килә.

М.Разов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев