Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов балет театрының һәм опера баш дирижерына Дуслык ордены тапшырды

Татарстан Президенты Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының баш дирижеры Ренат Салаватов белән очрашты

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры Ренат Салаватовка илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Дуслык ордены тапшырды.

Республика Хөкүмәте Йортында чарада катнашучылар дөньяда татар милли опера-балет репертуарына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Ренат Салаватовның классик театр сәнгате мәктәбенең танылган вәкиле булуын әйтте.

«Татарстан Президенты баш дирижерга иҗат эшчәнлегендә уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чарада шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов катнашты. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев