Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: «Бераз гына украиналы, бераз гына рус дип язылу дөрес түгел.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнашты.

Искәртәбез, медиаклуб 2010 елда оештырылган. Бүген ул 120 журналистны берләштерә – Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен. Барысы да Татарстанда туган һәм республикада белем алган. Медиаклубны булдыру максаты – Татарстан икътисадын үстерүгә ярдәм итәрлек иҗтимагый инициативаларны хуплау, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу.  

Рөстәм Миңнеханов очрашуны оештыручыларга, шулай ук журналистларга Татарстанга игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең республика өчен борчылуыгыз һәм җан атуыгыз безнең өчен дә сөенеч. Сез –   Татарстан тарафдарлары, безнең дусларыбыз һәм партнерларыбыз. Без моны тоеп торабыз. Әгәр без үз казанышларыбыз һәм проблемаларыбыз турында  Татарстанда гына сөйләсәк – төбәкне белүчеләр аз булыр иде. Без күп кенә бөтенроссия һәм халыкара чаралар уздырабыз, алар федераль массакүләм мәгълүмат чараларында да киң яктыртыла. Сез моны югары һөнәри дәрәҗәдә эшлисез. Рәхмәт сезгә!» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты очрашуда катнашучыларга.

Ул кыскача гына узып баручы ел йомгаклары турында сөйләде.

Президент хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» яңа программасы башланып китә. 3 ел эчендә 7 меңләп ишегалды территориясен ремонтлау күзаллана.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Шактый гына чаралар планлаштырылган. «Безгә ярдәм күрсәтерсез дип ышанабыз. Барыгызны да тантаналарда катнашырга чакырам», - диде ТР Президенты.

Аннары аралашу «сорау – җавап» форматында дәвам итте. Илкүләм проектларның республикада гамәлгә ашырылуы турында кызыксындылар. «Илкүләм проектлар тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла: транспорт инфраструктурасы, мәгариф системасы, медицина, экология һәм башкалар. Бу зур проектлар илебездә тормыш сыйфатын үзгәртергә ярдәм итәчәк. Республикабыз барлык параметрларны да үтәп бара, эшләр дәвам итәчәк», - диде ул.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан да берничә системалы карар чыгару кирәк. Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеге илкүләм проекты буенча ипотека буенча уртача ставканы төшерү, эскроу-счетлар буенча финанслау мәсьәләләре актуаль.

Үзмәшгүль эшкуарларга салым турында да сорау булды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан үзмәшгүль эшкуарларны теркәү буенча план күрсәткечләрен үтәгән – 60 мең кеше.

Очрашуда киләчәк халык санын алу турында да сораштылар. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстанда бу максатларда махсус комиссия төзелгән. Халык санын алуда икеләтелгән идентификация турында да үз фикерен белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Бераз гына украиналы, бераз гына рус дип язылу дөрес түгел. Бу минем фикер. Кеше бу мәсьәләне үзе хәл итәргә тиеш», - диде ТР Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Алабуга районы территориясендә «Аурус» автомобильләре җитештерүен үстерү планнары турында да сөйләде. «Бу бик әйбәт, югары технологияле автомобиль. Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы бу җитештерүне “Алабуга” МИЗда урнаштырырга карар кылды», - диде ТР Президенты.

Очрашу барышында тагын Татарстан шәһәрләренең тарихи йөзен саклап калу, татар әсәрләрен тәрҗемә итү өчен профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләү һәм Борынгы Болгар территориясендә стационар балалар лагерын үстерү мәсьәләләре дә кузгатылды. Шулай ук Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында тәкъдим дә әйтелде.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/rstm-minekhanov-beraz-gyna-ukrainaly-beraz-gyna-rus-dip-yazylu-dres-tgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев