Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Haier компаниясе заводларында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллыда. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова озатуында ул Haier заводында булды.

Президентка «Хайер Индастри Рус» телевизорлар җитештерү линиясен күрсәттеләр һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. 

Haier компаниясе Чаллыда индустриаль парк территориясендә яңа производстволар булдыру буенча актив эш алып бара. Быел мәйданчыкта суыту һәм катыру җиһазлары җитештерү буенча «Акыллы завод» эшен башларга планлаштыра. Яңа производствоны ачу 800дән артык кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк. Планда елына 500 мең берәмлек продукция чыгару.

«Акыллы завод» Haier яңа индустриаль паркының беренче проектларыннан берсе булачак. Монда технологик һәм җитештерү процесслары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы, шулай ук Хайер тарафыннан эшләнелгән Cosmoplat индустриаль платформасы кулланылачак, ул күп санлы датчиклар һәм элемтә чаралары белән тәэмин ителгән җиһазларның үзара машинаара бәйләнешеннән тыш, барлык агымнарны да берләштерә: логистика, комплектлау әйберләре белән тәэмин итү, склад, сервис, сату каналлары, R&D үзәкләре һәм кулланучылар белән кире элемтә.  

2022 елның икенче кварталында штампланган эшләнмәләр заводын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, анда индустриаль парк ихтыяҗлары өчен комплектлау детальләре җитештереләчәк. Заводның гомуми мәйданы – 30 мең кв. м.

Моннан тыш, хәзерге вакытта спорт комплекслы административ-көнкүреш комплексы төзелә, аның эчендә тренажерлар, теннис өстәлләре һәм спорт инвентаре белән җиһазландырылган күп функцияле спорт залы, фитнес-зона булачак.

Шулай ук ачык типтагы футбол стадионын төзү планлаштырыла. Спорт үзәге Хайер хезмәткәрләре өчен дә, Чаллы шәһәре һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр өчен дә хезмәт күрсәтә алачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев