Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда импортны алыштыру буенча киңәшмә үткәрде

Безнең бурыч – стратегик әһәмияткә ия төп предприятиеләрнең барысының да тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү, дип искәртте ТР Президенты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Ул «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданчыкларын карады һәм импортны алыштыру кысаларында материаллар үзләштерү буенча киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заводта Президент К4 һәм К5 йөк автомобильләрен эшләп чыгару белән танышты, башка җитештерү мәйданчыкларын һәм конвейерны карады.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ ихтыяҗлары өчен комплектлау җиһазлары җитештерү өчен импортны алыштыру кысаларында материаллар үзләштерү һәм хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Президент күп кенә производстволарның санкция шартларында кыенлыклар кичерүен билгеләп үтте. Әлеге кыенлыклар, беренче чиратта, чит ил технологияләрен, җиһазларын һәм материалларын файдалануга кагыла. «Безнең бурыч – стратегик әһәмияткә ия төп предприятиеләрнең барысының да тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«КАМАЗ» - Россиядә йөк автомобильләре җитештерү буенча иң зур компанияләрнең берсе. 2021 елда предприятие 44 меңгә якын йөк машинасы эшләп чыгарган. Россиянең авыр йөк автомобильләре базарында КАМАЗның өлеше 44 процент тәшкил итә, чит илләргә 5,8 мең берәмлек техника сатылган, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.  

«Күргәнебезчә, йөк автомобильләренә сорау зур, аларга ихтыяҗ бар», - дип өстәде Президент.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X