Рөстәм Миңнеханов өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын гамәлдән чыгарды
Татарстан коронавирус белән тотрыклы хәлдәге төбәкләр арасында.
24 августта Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 яңа очраклары арту темпы түбән, 0,5% дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вәзгыяте буенча 82нче урында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев