«Рәсәй эше» кадрлар үзәге чаллылыларга 9 меңгә якын вакансия тәкъдим итә ала
Яңалыклар тасмасы

«Рәсәй эше» кадрлар үзәге чаллылыларга 9 меңгә якын вакансия тәкъдим итә ала

Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 11 013 граждан мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта эшсезләр сыйфатында 1 219 кеше исәптә тора.

Әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.  
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә. Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 8 922 вакансия бар. Шәһәрнең 1 232 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Ел башыннан 5 868 граждан эшкә урнаштырылган.
«Ел башыннан эшсезлек буенча пособиега 147 млн 417 мең сум тотылган», – дип аңлатты Татьяна Быданова.

 

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


россия эше

Нет комментариев