Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Русча белү мәҗбүри

Чаллыда бүгенге көндә 13 меңнән артык чит ил кешесе эшли. Аларның 30 проценты элек СССР составында булган илләрдән һәм күпмедер дәрәҗәдә русча белә. Калганнарына рус телен өйрәнергә туры киләчәк. Чөнки 2015 елның январеннан эшкә килгән чит ил кешеләре рус теленнән имтихан тапшырырга тиеш булалар. Рус телен белми торып, алар эш...

Чаллыда бүгенге көндә 13 меңнән артык чит ил кешесе эшли. Аларның 30 проценты элек СССР составында булган илләрдән һәм күпмедер дәрәҗәдә русча белә. Калганнарына рус телен өйрәнергә туры киләчәк.

Чөнки 2015 елның январеннан эшкә килгән чит ил кешеләре рус теленнән имтихан тапшырырга тиеш булалар. Рус телен белми торып, алар эш белән тәэмин ителмәячәк. Имтихан КФУның Чаллы һәм Алабуга филиалларында кабул ителә. Сынауны уңышлы үтүчеләргә биш елга сертификат бирелә.

Имтиханнарга мөстәкыйль әзерләнергә дә, түләүле курсларга язылырга да мөмкин.

1 январьдан чит илдән эшкә килгән мигрант эшкә урнашканда барлык башка документлар һәм эш бирүчедән чакыру белән бергә рус телен белүе турында сертификат та күрсәтергә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев