Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руслан Әюпов: «Спектакльләрдә уйнап кайткач еш кына чирлим»

Чаллы татар дәүләт драма театры артисты тормыш йомгагын сүтте.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры быел хезмәткәрләре өчен үзенең махсус бүләген – бриллиантлы алтын тамга булдырды. Бу мәртәбәле бүләккә лаек булган беренче артист – Руслан Әюпов. Яшь булуына карамастан, ул Чаллы театры сәхнәсендә 20ләп рольдә уйнады. Гармунчы, җырчы артистның табигый уйнавын тамашачылар да ярата. Режиссерлар да рольләрне кызганмый. Күпкырлы талант иясе белән очрашып, әңгәмә кордым.
– Руслан, син сәхнәдә дә, тормышта да камил итеп татарча сөйләшәсең. Кайсы якларда туып үстең үзең?
– Моның сере гаиләдән килә. Без һәрвакыт өйдә татарча сөйләшәбез. Мин Ульян өлкәсенең Иске Тегәлбуга авылында туып үстем. Бу – күренекле гармунчы, баянчы Фәйзулла Туишевны биргән данлыклы авыл. 
– Синең гармунда оста итеп уйнавыңның сере дә шундадыр? Уйнарга кем өйрәтте?
– Мин авылда туганым Ришат абыйның гармунда уйнаганын күреп, аны тыңлап үстем. Кечкенәдән шуңа тартылдым. Казан театр училищесына укырга кергәч, өч ай эчендә үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәндем. Безнең белән укырга кергән Арча, Кукмара, Питрәч районнарынан килгән егетләрнең барысы да берәр музыка уен коралында уйный иделәр. Бер мин генә уйный белмим. Аларга карап, кыска вакыт эчендә өйрәндем. Теләгең булса, хыялга ирешү авыр түгел икән. 
– Руслан, яшь булсаң да, син рольләрнең төбенә төшеп, тамашачының йөрәгенә керерлек итеп уйныйсың...
– Бу остазларыбызның хезмәте һәм үземнең тырышлык нәтиҗәседер дип уйлыйм. Безне педагоглар Резидә Гарипова белән Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров сәхнә серләренә төшендерде. Алар артистның уңышы 75-80 процент таланттан һәм 25-30 процент тырышлыктан тора диләр иде. Бу чыннан да шулай, тырышып эшләсәң, уңыш беркемне дә читләтеп узмый. 


– Чаллы татар дәүләт драма театрына кем чакырды?
– Театрның ул чактагы баш режиссеры Фаил Ибраһимов безнең диплом спектаклен карарга килде һәм мине үзләренә эшкә чакырды. 2016 елдан бирле мин Чаллы театрында эшлим. Фаил абый Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектаклендә Акъегет ролен бирде. Уңышлы гына килеп чыкты ул. 
– Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелган «Ак калфак» спектаклендәге Бакый ролен тамашачылар яратты. Сәхнәдә үлү куркытмадымы сине?
– Бу роль бик авыр бирелде. Җыр, моң аша мәхәббәтне күрсәтү җиңел булмады. Әмма режиссер белән бергә булдырдык. Әйе, бу спектакльдә мине, дөресрәге, Басыйрны сәхнәдә үтерделәр. Мин хорафатларга ышанмыйм. Шуңа күрә үлем күренеше куркытмады. Бу спектаклебезгә тамашачылар да, шәһәр мэры да, җитәкчеләр дә югары бәя бирде. 
– Хорафатларга ышанмыйм дисең, ә күз тиюгә?
– Анысына ышана башладым. Мәҗлесләрдә гармунда уйнап җырлагач, спектакльләрдә уйнап кайткач еш кына чирлим. Күз тиядер дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә еш уйланам. Җаның-тәнеңне биреп, тамашачы өчен тырышып эшлисең, ни өчендер сиңа әшәке кешеләрнең күзе тия... Үзем шуннан зыян күрәм, берәр хәзрәттән өшкертергә кирәк инде. 


– Руслан, Олег Кинҗәгулов белән эшләргә авырмы?
– Һәрбер режиссерның үзенең эш алымнары бар. Олег Мәдьярович белән эшләргә авыр түгел. Ул пьесаны укыганда ук һәр рольдә уйнаячак артистларга бурычлар куя. Шунда ук этюд формасында эшләп тә карыйбыз. «Миңа сезнең алдыгызга куйган бурычны аңлавыгыз кирәк», – ди. Шулай бергәләп эшли торгач, күз тимәсен, уңышлы гына спектакльләр килеп чыга.
– Чаллы театры коллективы ошыймы?
– Театр училищесында укыганда Казан театрларында практика үтәргә туры килде. Шуннан чыгып әйтә алам: Чаллы театрының труппасы бик әйбәт. Безне, яшь артитсларны, беренче көннән үк колач җәеп каршы алдылар, даими ярдәм итеп торалар. Бердәм коллективта дус, тату гаилә булып иҗат итәбез. 


– Мине татар артистларының үзара русча сөйләшүе борчый.
– Без хезмәттәшләребез белән гел татарча сөйләшәбез. 
– Син кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмыйсың?
– Көнчелекне, ялганны яратмыйм. 
– Тормыш иптәшең белән кайда таныштыгыз? Гөлшат көнләшмиме?
– Спектакльләрдән буш вакытларда төрле мәҗлесләрдә катнашам. Гөлшатны бер бәйрәмдә күрдем дә, бер күрүдә гашыйк булдым. Телефонын алдым. Ул яшәгән тулай торакка йөрдем. Ул КФУда укып, икътисадчы белгечлеге алды. Аллаһка шөкер, хатынымнан уңдым. Гөлшат хезмәтемнең нечкәлекләрен аңлый. Әни дә: «Кызым, Русланны аңладың, рәхмәт», – дип кенә тора. Улыбыз Айданга тиздән 3 яшь тула. Ике як әти-әниләребезне тигез күреп яшибез, Аллаһка шөкер. 


– Айдан гармунга тартыламы?
– Тарткалый, музыкаль сәләте бар кебек. Гармун тавышын ишетсә җырлый, бии башлый. 
– Руслан, режиссер нинди роль бирсә дә, син аны тамашачы яратырлык итеп уйныйсың. Үзеңнең эх шул рольне уйныйсы иде дигән теләгең бармы?
– Легендар «Зәңгәр шәл»дә Булат ролендә уйныйсым килә. 

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев