Руслан Кираметдиновка бер кыз мәхәббәтен белдергән
Бу хәл җырчының Чаллыдагы концертында булган.
Кыю кызлар бар инде бездә. Артистның Чаллыда узган концертында бер кыз Русланга бөтен кешегә караганда да ныграк алкышлап, биеп, «почти» сызгырып утырган. Соңрак бөтенләй батыраеп китеп залдан: «Яратам сине!» – дип тә кычкырган.
Русланның алып баручысы Артур Салихов «мәхәббәт чыпчыгын» сәхнәгә чакырып чыгарган. Кыз Артурның: «Ә Руслан сезне сөяме?» – дигән соравына да бик зур ышаныч белән: «Әйе!» – дип җавап кайтарган. «Тагын 1-2 җырны бергәләп башкарсагыз, «тучны» үз мәхәббәтегезне күрсәтерсез», – дигән аңа Артур.
Руслан исә, кызның үзен артык иркен тотуына ишарәләп: «Мин хәзер бик җитди җыр башкарачакмын. Әгәр дә мине сөйсәгез, бу җырны утырып тыңлап алыйк әле, яме», – дип кенә әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев