Руслан Кираметдиновның яңа сезонда кайсы җыры популяр?
Җырчы аны башта яратмаган булган.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов төркеме белән яңа сезонга әзерләнә. Быел гастроль туры Казан тирәсендәге районнардан, башкаладан башланып китә. Ноябрь аенда җырчы туган шәһәре Чаллы тамашачысына яңа программасын күрсәтә.
– Яңа программабызның режисеерлары поплуяр алып баручы Айваз Садыйров белән продюсер Айрат Ильясов. Алар финалга «Мәтрүшкәләр» җырын куйдылар. Бу җыр тамашачылар күңеленә үтеп керде. Кайда гына чыгыш ясасак та, аны сорыйлар, кушылып җырлыйлар, бииләр... Руслан үзе башта бу җырны ошатып бетермәгән иде. Ул репертуарга җыр сайлауга бик җитди карый бит. Аңа шигыре дә, көе дә мәгънәле булуы мөһим. Ә «Мәтрүшкәләр» башта бик гади булып тоелды. Әмма аны беренче башкарудан ук тамашачы бик яратты. Хәзер Руслан үзе дә яратып башкара, – ди концерт директоры Айдар Сәфәргалин.
Җырчының яңа программасында яңалыклар күп булачак. Концертны популяр җырчы, сүз остасы Артур Салихов алып бара. «Калганнары сер әлегә сер», – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев