Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Чаллы тарихы

Сабан туе – кадерле ядкәр

Татарның күңелен җилкетүче ат чабышлары булмаса, Сабантуйның яме китәр иде.

Сабан туе – татар халкының гасырдан-гасырга, буыннан-буынга күчеп, күз карасыдай сакланырга хаклы иң олы, иң яраткан бәйрәме. Безнең Сабан туе дөньякүләм рухи кыйммәтләр исемлегенә кертелгән һәм ЮНЕСКО саклавына алынган. Милли бәйрәмебез гөрләгән бу көннәрдә аның тарихына күз салыйк.

Бүләк җыю йоласы
Элек Сабан туе язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган. Җир эшкәртү коралы – Сабан бәйрәме. Сабан җир куенына кергәнче әүвәл туен ясаганнар. Сабантуйга әзерлек ел дәвамында барган. Буй җиткән кызлар, яшь киленнәр бүләккә тукылган сөлге, чигелгән яулык, янчык кебек кул эшләре әзерләп торган. Ил алдында оятка калмас өчен бөтен тырышлыкларын куйган алар. Бүләк уңышлы булдымы икән? Кеше арасында ким-хур итәрлек түгелме? Әнә шулай дулкынлана-курка яшь килен егетләр кулындагы колгага кыз вакытта чиккән матур сөлгесен салган.
Сөлге, бүләк җыю йоласы хәзергә кадәр саклана. Сабантуй бүләкләрен колхоз, авыл Советы, оешмалар акчасына гына да алырлар иде. Әмма хикмәт шунда – халыкның бу бәйрәмгә үз кулы белән, үз әйбере белән катнашасы килә. Сабантуйга бүләк бирү – борынгыдан килгән изге йола. 

Тәүге Сабантуйлар
Чаллы Сабантуйларының тарихы турында мәгълүмат җыйганда (2004 елда) мин Элеватор тавында яшәүче Рәхимә апа Зыятдинова, София апа Сәхәповалар белән очрашып сөйләшкән идем. Тау халкында Сабантуйга үзгә бер хөрмәт бит. Ни өчен дисезме? Чөнки күп еллар дәвамында Чаллы Сабан туе нәкъ менә Элеватор тавында узган. Өлкәннәр сөйләвенчә, Бөек Ватан сугышыннан соң, 60 нчы елларга кадәр бәйрәмне Ленин һәйкәленнән ерак түгел мәйданчыкта оештырганнар. Аннары Чаллы Сабан туе башка урынга күчкән. Үзәк урамнан аста – Кама буенда Осокорник (Кара тирәклек) дип йөртелә торган җир була ул вакытта. Чаллы халкының яраткан ял итү урыны. Сабантуйлар да әнә шул Осокорникта үткәрелә башлый. Шәһәрдәшебез Разия апа Газизова истәлекләреннән:
«Бик матур агачлык иде ул. Халык осокорник дип йөртте. Күрәсең, анда кара тирәк (осока) үскән. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә гаилә белән бара торган идек. Көне буе шунда уйнап, күңел ачып, сыйланып кайтабыз. Әниләр яшел чирәмгә ашъяулык җәеп, табын әзерлиләр. Берничә гаилә җыелып гармунга җырлап утыра. Сабантуйларда бигрәк тә күңелле була иде. Ул кызыклы уеннар, җыр-биюләр бер дә онытылмый» 

Баһадирлар көрәше
Милли көрәш – һәр Сабан туеның төп бәйгесе, халкыбызның горурлыгы. Ерак бабаларыбыз авыл җыеннарында бил алышкан. Ир-егетләр үзләренең көч-гайрәтен елга бер мәртәбә мәйдан уртасында, халык алдында күрсәткән. Авыр крестьян хезмәте белән чыныккан авыл баһадирлары Сабан туйларында бер-берсен күтәреп чөйгән. Авылларда унбишәр кешене егып сала торган гаярь ирләр булган. Сабан туенда көрәшче үз авылының, үз төбәгенең данын яклый. Бил алышуны авылның могтәбәр картлары күзәтә. Көрәш мәйданында гаделсезлеккә урын юк. Көндәшләрен әйләндереп аркасына салып, җиңгәнчегә кадәр көрәшкән иң көчле көрәшче генә Сабан туе батыры дигән дәрәҗәле исемгә лаек була. Без үскәндә шулай иде.
Иске Чаллы Сабантуйларының көрәш батыры – Раббани ага Гайфуллинны урта һәм өлкән буын кешеләре, һичшиксез, хәтерлиләрдер. Элеккеге Ворошилов районының Торнаташ авылы егете яшьли бил алыша башлый һәм утыз ел дәвамында мәйдан тота. Милли көрәш буенча ике тапкыр Татарстан, ике тапкыр Россия чемпионы, өч тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Социалистик Татарстан» газетасы призына татарча көрәш турниры җиңүчесе. 1960-80 елларда Чаллы, Минзәлә, Тукай, Мөслим, Актаныш районнарының, Казан Сабантуйларының баш батыры, Татарстанның атказанган спорт мастеры. 
2004 елда миңа атаклы көрәшче белән очрашырга насыйп булды. Без аны «Чал тарихлы кала» тапшыруына төшердек. Иске Абдулга барып Раббани абыйны күрү белән кылт итеп менә шушы шигырь юллары искә төште:
«Буйлар өрлек, җилкә киң,
Күкрәп үскән имән тиң».

«Минем тренерым – эш булды. Авыл малае арба биеклеге булуга утын яра башлый, көтү көтә. Армиядән соң колхозда шофер булдым. Авыр капчыклар төядем. Миңа хезмәт көч бирде», – дип сөйләде ул. Эшкә – оста, сүзгә – кыска Раббани абый. Аның көрәш рухы улына да күчкән. Ришат Шәрипов Чаллы Сабан туеның абсолют батыры, спорт мастеры, Татарстан чемпионы.  Мондый асыл ирләр, аларның көрәшче уллары, оныклары булганда татар көрәше яшәячәк әле.

«Ат җене» кагылганнар
Милли көрәш кебек үк, Сабантуй ярышларының тагын бер төре бик борынгы һәм бик данлыклы. Бу – ат чабышы. 
Чабыш атының дәрәҗәсе, аңа булган кадер-хөрмәт нинди зур! Атлар – элек тә, хәзер дә Сабан туеның абруе ул.  Иң матур сөлгеләрнең берсен алдан ук атап ат чабышында җиңүчегә әзерләп куйганнар. Ул махсус колгага эленгән. Иң ахырдан килгән атка махсус бүләк атау йоласы да күптәннән яши. Ул халыкның атка ихтирамы, мәрхәмәте турында сөйли. Гомәр Бәширов автобиографик әсәрендә болай дип яза:
«Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгерешеп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды.
Алар кулларындагы ситсыдыр, яулыктыр, тастымалдыр кебек бүләкләрен атның ялына, маңгай чәченә, йөгәненә тагарга тотындылар. Тора–бара бүләкләр астыннан атның койрыгы белән колаклары гына күренеп калды. Бәйли–бәйли, сөйләнәләр: «Улым солдаттан котылса дип нәзер әйткән идем, ди берсе.
Тагын берсе кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе сыерым тана бозау китерсә дип, адарынган икән».

Безнең Чаллыда да атларга гашыйк, хәтта «ат җене» кагылган кешеләр бар. Шундый кызыклы шәхесләрнең берсе – Мирхаҗиян ага Сәләхов белән без 2004 елда Сабан туе алдыннан очрашкан идек. Ул республикада атларны саклау, чабышларга әзерләү, нәсел атлары үстерүгә зур көч куйган кеше. Мирхаҗиян ага хәзер безнең арада юк инде. Әмма аны олылап, «Тулпар» ат спорты мәктәбенең аксакалы, остазы дип, Чаллыда хәзер дә искә алалар. Бу чыннан да шулай. 
Мирхаҗиян Сәлахов Актаныш районының Иске Байсар авылында туып үсә. Үсмер чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ир-атлар фронтта, бөтен авырлык хатын–кызларга, яшүсмерләргә һәм атларга төшә. «Мин бик кечкенәдән атларны яраттым. 5-6 яшьтә мин инде ат өстендә йөри идем. Шул чактан колхоз атлары белән сабантуйларда чабышларда катнаштым. Ул инде гади, җирле токым атлары. Үсә-үсә шул атлар белән урман, төзелеш материаллары, башкасын ташыдык, терлекчелектә дә гел атлар булды. Минем гомер яшьтән ат арасында үтте, конюх та булып эшләдем, атка атланып басу да каравылладым. Кырда сабан сукалаган, тырмалаган, чәчкән, урган – барысы да ат булды. Ат лобогрейкалары (гади уру машинасы) бар иде. Бөтенесе ат көче, кул көче белән эшләнде. Кул белән урдылар. Бер кешегә 18 сутый норма иде. Кунакка да ат белән йөрделәр. Ә инде татар халкының милли бәйрәме Сабан туе бервакытта да ат чабышларсыз узмады. Саф канлы токымлы атлар булмаса да, шул җирле токымлы атлар белән чаба идек тә, юырта идек тә утын арбасы белән. Ул чагында Сабантуйлары бик күңелле була иде. Зурлап, хәзерге кебек бүләкләр –  машиналар, телевизор, суыткычлар юк иде. Атта беренче килгән кешегә иң зур бүләк – 3 метр ситсы тукыма. Ат муенына сөлге тагыла иде, алдан килгәненә дә, арттан килгәненә дә. Хәзер чабышларның үз тәртибе. Атларны яшенә карап, 800, 1200, 1400, 3200 метрга узыштыралар. Элек без 8 километрга чаба идек». 

Үсмер чактагы атларга булган хөрмәтен, мәхәббәтен Мирхаҗиян ага гомере буе саклый. 1956 елда аны Мөслим районының «Уңыш» колхозына рәис итеп куялар. «Колхозны кабул итеп алдым.  Хуҗалыкта җигеп йөрергә бер юньле ат юк иде. Икмәк биреп, Усыдан Ерш дигән рус юртагы алдык, Башкортстаннан печән һәм саламга күк бия алып килделәр. Токымлы атлар үрчетергә керештек. 1960 елда Казан ипподромыннан ике саф токымлы ат кайтарттым. Берсе Декада кушаматлы бия – Орлов юртагы, икенчесе Дружный – ике яшьлек айгыр, рус юртагы. Чабыш атлары да алдык. Безнең колхозның ат тарихы шулай башланды. Аннары ат фермасы төзедек. Атларыбыз яхшырганнан яхшыра барды. Атлар безнең хуҗалыкның данын тагын да арттырды».     

Мирхаҗиян Сәлахов «Уңыш» хуҗалыгын 35 ел җитәкли. Фидакарь хезмәте өчен Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 1991 нче елда Чаллыга балалары, оныклары янына күчеп килгәч тә, тынгысыз җан атлардан аерылмый. Икмәк продуктлары комбинатындагы ат фермасы эшчәнлегенә һәр яклап ярдәм күрсәтә. Шулай ук  «Тулпар» ат спорты мәктәбендә остаз була, токымлы атлар  тоту, үрчетү, аларны чабышларга әзерләү буенча бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. 

«Әткәй «Тулпар»га эшкә йөргән кебек һәр көнне бара иде. Гомеренең соңгы көненә чаклы атка гашыйк авыл малае булып калды. «Тулпар»да аның Золотник кушаматлы үз юртагы да бар иде. Йөртүчесе (наезднигы) Наталья Сөләймәнова. Чаллы, Мөслим Сабантуйларында, төрле ярышларда күп мәртәбә җиңү яуладылар», - дип искә ала Мирхаҗиян аганың кызы Гүзәл.   

Июнь – Сабантуйлар ае. Авылларда әле милли бәйрәмебез дәвам итә. Бу атнада Чаллыда да Сабан туе. Шәһәр ипподромына иң җитез юртаклар, иң елгыр чабышкылар чыгачак. Халык аларның ярышын түземсезлек белән көтә. Татарның күңелен җилкетүче ат чабышлары булмаса, Сабантуйның яме китәр иде. Безгә милли хәзинәбез булган Сабан туен, аның төп ярышлары – милли көрәшне, ат чабышларын сакларга кирәк.  

Римма Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм сабан туе