Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Резеда Вәлиева вафат

Аңа 92 яшь иде.

Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Резеда Вәлиева — танылган татар шагыйрәсе. Ул 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. Соңыннан Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 30 елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.

Резеда Вәлиева - балалар язучысы. Нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый. Тәүге җыентыгы «Минем дусларым» 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле балалар өчен аның шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.  

Ул татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе.

1999 елда Резеда Вәлиевага «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. 

Шагыйрәне җомга көнне озатачаклар. 

Йөгереп кайтыр идем…

Йөгерек елга ага яр астыннан,
Яр башында матур йорт тора.
Нигә икән, нигә төшләремдә
Шул йорт һаман мине чакыра?..
 
Кайтыр идем, йөгереп кайтыр идем,
Җил капкада әнкәм күренсә,
Яр астында, нидер көйли-көйли,
Әткәй бәгърем җәтмә ау үрсә…
 
Яран гөлләр үскән тәрәзәдән
Алсу йөзле чая кыз бала
Кул болгаса, чыңлап көлә-көлә…
Кайтыр идем, йөгереп кайтыр идем,
Аңла инде, йөрәк, сызлама…

Башка яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрьләр