Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр тарихы – китапларында

Юрий Петрушин Чаллы тарихында тирән эз калдырган, хөрмәтле кеше, Чаллы халкы өчен күп эшләгән җитәкчеләрнең берсе.

Ул Ерак Көнчыгышта туып-үсә. Бөек Ватан сугышы елларында язмыш аларның гаиләсен Удмуртиягә китерә. Биредә ул авыл мәктәбендә укый. Аннары армиягә китә. Заводта, комсомолда чыныгу ала. КАМАЗ төзелә башлагач, комсомол юлламасы белән Чаллыга килә. Төрле елларда җаваплы вазифалар били. Кама автогиганты төзелеше штабы башлыгы, «Домостроитель» комбинатының һәм «КамГЭС»ның партия комитеты секретаре, 1984-1991 елларда Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе булып эшли. Үзгәртеп кору чорында халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда фидакарь хезмәт куя.

Эшмәкәрлеккә нигез салучы

Ул башкарма комитет рәисе булып эшләгән вакытта шәһәрдә беренче факс, беренче компьютер, электрон контроль системасы барлыкка килә. Беренче компьютер белән факсны Чаллыга килгән Канада делегациясе бүләк итә.

Аны Чаллыда эшмәкәрлеккә нигез салучы дисәм дә хата булмас. Юрий Иванович шәһәр казнасына өстәмә керем кертү максатыннан хакимияттә эшмәкәрләр белән эшләү идарәсе булдыра. Германия вәкилләре белән килешү төзеп, Чаллыда балык заводы төзергә планлаштыралар. Боровецк күпере аша чыккач, уң якта бер катлы биналар янында балык заводы төзелә башлый. Әмма илдәге икътисадый тотрыксызлык нәтиҗәсендә бу проект тормышка ашмый. Аның каравы, балык заводы төзергә килүчеләрнең берсе Чаллыда төрле товарлар сата торган берничә кибет ача. Шулай итеп беренче уртак предприятие, беренче эшмәкәрләр барлыкка килә.

Юрий Петрушин «Шәһри Чаллы» газетасын оештыручыларның берсе дә. «Ул вакытта берничә рус газетасы чыкты. Шәһәр халкына милли газета да кирәк иде. Шуңа күрә бу эшне бик теләп оештырдык», – ди ул. Ул чакта «Чулман-Идел» исеме белән чыккан газетаның беренче саннары Юрий Ивановичның кабинетында җыела. Ул редакциягә беренче компьютер алып бирә. Быел «Чулман-Идел» исеме белән чыга башлаган «Шәһри Чаллы» газетасы үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Юрий Иванович шәһәр хакимиятеннән киткәч, Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнгать палатасын оештырып, бик күп эшмәкәрләргә ярдәм итә. Бүгенге көнгә кадәр аның директорлар советын җитәкли.

Аның хезмәтләре илебез, республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Ул – Октябрь революциясе һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры, ВДНХның алтын медале иясе, мактаулы профессор, Чаллының мактаулы гражданины.

Геройларым – шәһәр төзүчеләр

КАМАЗ төзелүгә – 50, Чаллының 400 еллыгы уңаеннан аның белән очрашып, бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнүе турында кызыксындым. Юрий Иванович сөйләшү башында ук: «Минем турыда язарга кирәкми, шәһәр тарихында тирән эз калдырган кешеләр турында языгыз», – диде.

Бүгенге көндә ул шәһәр тарихына кагылышлы китаплар язу белән мәшгуль. Дүрт китабы чыккан инде. Быел тагын дүртне чыгарырга планлаштыра.

– Чаллыны бүгенге дәрәҗәгә җиткергән шәхесләрне киләчәк буыннар белергә тиеш. Минем геройларым беренче төзүчеләр, табиблар, гидростанцияләр төзүчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, – ди ул. «Строители» дигән китабын беренче төзүчеләргә багышлаган.

«Узган гасырның 60нчы еллар азагы 70нче еллар башында бу якларга килгән һәркем бер кирпеч һәм бер көрәк цементны киләчәкнең кечкенә генә бер өлеше дип санады. Төзүче – дөнья картинасын иң күп үзгәртүче һөнәр иясе. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә илебез масштабында йөзәр мең кеше –шәһәр кешесе һәм квалификацияле эшчеләр, меңәрләгәне бригадир, мастер, инженер, предприятие җитәкчесе булды. Төзелешләр илебезгә министрлар, аларның урынбасарларын, идарә башлыкларын, галимнәрне, мәдәният-сәнгать вәкилләрен бирде. КАМАЗ шундый зур төзелешләрнең берсе булды», – дип искәртте ул.

Юрий Петрушин Чулман буендагы шәһәрдәге гигант төзелешнең шаһиты булуы һәм бөек төзелештә үзенең дә катнашуы белән горурланып яши. Ул автогигант һәм шәһәр төзелешендә «КГЭС» предприятиесенең өлеше бәяләп бетергесез дип саный.

«Ленин орденына ия булган коллектив КАМАЗ төзелешенә, Татарстан һәм республиканың Кама аръягы үсешенә зур өлеш кертте. Коллектив Түбән Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы, Казан һәм Түбән Кама ТЭЦлары, авыл хуҗалыгы объектлары, азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре, торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар төзеде. Аның беренче директоры Бөек Ватан сугышында катнашкан Игорь Ильич иде. 1965-1971 елларда директор булып эшләгән, Россиянең атказанган төзүчесе, Чаллының мактаулы гражданы Анисим Эгенбург та үзеннән соң якты истәлекләр калдырды. Аның җитәкчелегендәге коллектив Зәй ГРЭСының беренче чиратын файдалануга тапшырды, Түбән Кама ГЭСының дүрт агрегатын төзеде, мондагы беренче чираттагы эшләрне башкарды. Анисим Эгенбург Чаллыда йөк машиналары заводы төзү буенча СССР Дәүләт планына аңлатма язу төркемен җитәкләде. Аңардан соң «КГЭС»ны КАМАЗның беренче чираты төзелешендәге фидакарь хезмәтләре өчен Социалистик Хезмәт герое исемен алган Владислав Фоменко җитәкләде. Ул КГЭСның иң зур бүлекчәсе «Автозаводстрой»га нигез салучы һәм аны беренче директоры да. Автогигант заводлары төзелеше нәкъ менә шул предприятиедән башланды. «КГЭС» җитәкчеләре арасында РСФСРның һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Социалистик Хезмәт Герое, Чаллының һәм Мирный шәһәрләренең мактаулы гражданины Евгений Батенчук аерым урын биләп тора. Ул коллективны танылган төзүче-гидротехник булгач, 1971-1972, 1979-1989 елларда җитәкләде. Бу чорда Түбән Кама ГЭСы, КамАЗ ТЭЦы, Зәй ГРЭСы барлыкка килде. Батенчукны хөрмәт итеп, хезмәттәшләре Батя дип йөрттеләр. Яңа технологияләр кертү, төзелешне материаллар белән тәэмин итү буенча аңа бернинди киртәләр дә каршы тора алмады. Аның авторитеты зур түрәләрнең кабинетын ачарга ярдәм итте. Юкка гына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аны «Батенчук – төзелеш легендасы, чөнки ул үзе эпоханың күренеше, аның ачык чагылыш булды» димәгәндер. КАМАЗның икенче чиратын файдалануга тапшырган өчен «КГЭС» коллективы 1981 елда СССРның иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнде. Бу бүләккә – 45, Октябрь Революциясе Орденына – 70, Хезмәт Кызыл Байрагы Орденына – 475, Халыклар дуслыгы Орденына – 182, Почет билгесенә 600 кеше лаек була. Алар арасында Советлар Союзы Герое Ю.Кардашенко; Социалистик Хезмәт Геройлары – Н. Әгъләмов, Н.Абдуллин, Е.Батенчук, Р.Беляев, В.Мавликов, У.Наурбиев, В.Фоменко, В.Герасименко, Н.Иванцов бар. Мин бу легендар кешеләрне якыннан белүем белән бәхетле», – дип искә алды ул күренекле төзүчеләрне.

Юрий Иванович «Петру первый. 300 лет», эшмәкәрлек үсеше, төзелештә яшьләр хәрәкәте, партия һәм хакимияттәге эшчәнлеге, Тукай районы халкы турында китаплар язарга планлаштыра.

Шәһәребез үсә. Чаллы 400 еллык юбилеен яңа микрорайоннар, мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль-мәдәни объектлар, яңа заводлар белән каршы ала. Юрий Петрушин башлаган эшләрне бүгенге җитәкчеләр, төзүчеләр дәвам итә. Алар беренче төзүчеләр кебек шәһәр үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Зөлфия Галим.

Николай Туганов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев