Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының элеккеге ПАТП җитәкчесенә Дәүләт бүләге тапшырачаклар

Бу хактагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Озак еллар Чаллының  "Пассажир автотранспорты предприятиясе» акционерлык җәмгыятен җитәкләгән Рәис Гыймадиевны "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә бу хактагы указга кул куйды. "Күпъеллык фидәкарь хезмәте һәм милли көрәшне үстерүгә өлеш керткәне өчен" диелә анда.

Рәис Гыймәдиев яшь чагында күп тапкырлар абсолют батыр калган көрәшче. Шулай ук, ул 4 шигырьләр китабы, бик күп популяр җырлар авторы да. Аларның күбесен Халык артисты Салават Фәтхетдинов башкара. Рәис әфәнде белән интерьвюны монда укый аласыз. Моннан тыш шәһәрдәшебез Татарстан һәм Россиянең атказанган транспорт хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины да булып тора. 

Истәлекле вакыйга уңаеннан үзенә шалтыратып хәлен белештек.

"Әйе, шушы көннәрдә Казаннан шалтыратып хәбәр ителәр. Көтелмәгәндә булды ул. Орденны президент 30 августта Республика көнендә тапшырачак. Сәламәтлек кушса барабыз," - диде лаеклы ялдагы җитәкче.

фото: https://vk.com/bibl_chelny_muzei

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев