Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шаһидә Мортазина: «Өстемә зур джип менә язды»

Шәһәрдәшебез машиналарның җәяүлеләр юлыннан йөрүенә зарлана.

Мин 52/31 йортында яшим. Оныкларым янәшәдәге 51нче мәктәпкә йөри. Иртән барганда да, укулары беткәч кайтканда да йөри торган юлларында машиналар була. Җәяүлеләр юлы саналса да, анда көне буе машиналар үтеп тора. Янәшәдә җәй көне газон чәчкәннәр иде, кыш көне ул урын стоянка ролен үти. Бүген балаларны озатканда машинага юл бирмим дип сукмактан баруымны дәвам иткән идем, зур джип өстемә менә язды, көчкә читкә тайпылып өлгердем. Ярый әле мин өлкән кеше, игътибарлырак, ә кечкенә балалар, башлангычта укучылар үзләре генә йөри ич. Җәяүлеләр юлын берәр тәбәнәк койма, барьер белән чикләсәләр яхшы булыр иде. Сезгә мөрәҗәгать иткәнгә ачуланмагыз инде, үзәгемә үткәнгә әйтәм.

"Шәһри Чаллы"да "Әйтим әле!" сәхифәсе чыга. Без шәһәрдәшләребезнең борчыган проблемаларын, кызыклы фикерләрен тыңлыйбыз. Шулай ук 8-908-333-03-70 номеры буенча шалтыратырга яки Ватсап аша хәбәр язып җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев