Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» журналистының Санкт-Петербургта күргәннәре

Быелгы җәйге ялымда балалар белән Санкт-Петербургта булып кайттык. Алданрак планлаштырган булсам, сәяхәтебез бәлки очсызрак та чыгар иде, тик кызганыч, тәвәккәллегем җитми килде.

Алга китеп шуны әйтәсем килә – маҗаралар, мәшәкатьләр, арытуга карамастан, сәяхәт миңа да, улларыма да ошады. Башкаларга да бу каланың матурлыгын күреп, тәэсирләнеп кайтырга киңәш итәм.

Иң элек интернет аша юл бәяләре белән таныштык. Билетларны никадәр алданрак алсаң, шулкадәр очсызрак дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай да һава юлындагы бәяләр үзгәреп тора – алар кисәк кенә артырга да, төшәргә дә мөмкин икән. Бигрәк тә җәйге айларда. Махсус сайтларда билгеле бер көнгә, билгеле бер маршрутка поезд, автобус һәм самолетта баруның ничә сумга төшәчәген белергә, чагыштырырга була.

Безгә иң кулае самолет дип таптык. Бер кешегә 7 мең сумнан билетлар алып, Бигеш аэропортыннан очтык. Кечкенә улым Шамилнең моңа сөенүен күрсәгез! Бу – аның беренче тапкыр чын траптан менеп, чын самолетка утыруы. Ул биегрәк күтәрелгән саен кечерәя барган йортларны, юлларны, урман-суларны, ап-ак болытларны тәрәзәдән тын да алмый күзәтте. Түшәмдәге төймәләр, урындык артына беркетелгән инструкция, бәдрәф, «рукав» аша аэропортка чыгуыбыз – аңа барысы да кызык. Кыскасы, бу рейстагы авиапассажирлар арасында аннан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен.

Пулково аэропортыннан метродагы Московская станциясенә кадәр автобус белән бардык. Банк картасы белән дә, кәгазь акча белән дә түләргә була – юл бәясе 44 сум. Җәмәгать транспортында йөрү өчен 80 сумга Подорожник картасы алдык – аңың белән метрода 70 сум урынына 49 сум түләргә була. 

Яшәү урынын шулай ук интернет аша алдан табып, акчаның бер өлешен түләп куйган идек. Суточно.ру, Авито, Циан сайтларында кунакханәләр дә, хостеллар да, фатирлар да табарга була. Бәяләр үзәккә якын булу, ничә кеше яшәү, кер юу машинасы һ.б уңайлыклар булуга карап, тәүлегенә 1800дән 5 мең сумга кадәр. Кыйммәтрәкләре дә бар. Без 3600 сумга Эрмитаж, зоопарк, планетарийга җәяү барырлык урындагы хостелны сайладык. Хостел ул, гади итеп әйткәндә, күп бүлмәле фатир, аның һәр бүлмәсендә аерым гаилә яки бер бүлмәдә берничә кунак яши. Аш бүлмәсе, душ, бәдрәф уртак. Интернеттагы фотолар чынбарлыкка туры килмәскә мөмкин дигән  шигем бар иде. Шөкер, уңайлыклар вәгъдә ителгәнчә булды, бүлмә кечкенә генә булса да, өстәл, шкаф бар, урын-җир чиста иде. Балаларга ике катлы кровать, Петербургка хас кое кебек ишегалдына караган тәрәзә ошады. Йорт 1887 елгы. Минем нәкъ шундый, үзенчәлекле мохиттә, борынгы урында яшәп карыйсым килгән иде.

Без килгән беренче көннәрне яңгыр койды, тик аңа карап урамда кеше кимемәде, плащ-дождевик кияләр дә юлларын дәвам итәләр. Без дә урамда сатып торучылардан аны алып кидек.Аннары көннәр ачылып китте, ниһаять, табигать могҗизасы – ак төннәрне дә күрдек. Гаҗәп, төнге 11дә бездәге кичке 6-7ләр кебек якты! 

Төннең якты булуы бер маҗарабызда ярдәм дә итте әле. Сәяхәт алдыннан без күрәсе килгән урыннарның исемлеген төзедек. Анда данлыклы күперләр, төгәлрәк, аларның ачылганын карау да бар иде. Бу вакытта метро инде эшләми, җәяү барырга бик арыткан иде. Нишләргә? Әле аэропортта ук олы улым Зөфәргә реклама кәгазе тоттырдылар – анда бер сумга ике сәгатькә каршеринг хезмәте тәкъдим ителгән иде. Махсус телефон программасы аша документларыңның фотосын җибәреп теркәләсең дә, якындагы машинаны арендага алып, йөреп, теләсә кайсы урында калдыра аласың. Мондый акцияләргә бик ышанмасам да, сынап карарга булдык. Белмим, Зөфәр ярдәм итмәсә, ул кытай машинасын йөртә алыр идем микән? Улым тиз генә (вакыт бит исәптә) интернетта нинди төймәнең нәрсә аңлатканын тапты һәм мин кузгалып киттем – 30 километр тизлек белән төнге Петербург буйлап күпергә таба. Якты, юлда машиналар әз. Бардык, сокланып карадык, видеолар төшердек тә кайтырга чыктык. Навигатор белән. Инде кайтып җиттек дигәндә артта ЮХИДИ машинасы күренде. Юл бирим дип, мин читкәрәк тайпылдым, ә ул «мигалка»сын кабызып, минем каршыма килеп туктамасынмы! Котым очты – ни булды икән дим. Өстәвенә, балам махсус утыргычсыз бара, машина эзләгәндә аны карамаганбыз. Инспектор килеп исәнләште дә итагатьле генә: «У вас все в порядке?» – дип сорады. «Әйе», – дим аптырап. Баксаң, «встречка»дан барганмын икән. Үзем гафу үтенәм, үзем штрафлар турында уйлыйм. Ә ул мине тагын да шаккаттырып: «Үзегез кире борыла аласызмы?» – дип сорады да китеп тә барды. И, рәхмәт яугыры, борылам, билгеле! 

Шушы вакыйгалар белән тиешле вакыттан күбрәк йөрелде, шуңа без бер сум урынына 130 сум чамасы түләдек. Иртәнге 4ләрдә бүлмәбезгә кайтып аугач, Шамил, телефоныннан карап, 30 мең адым атлаганыбызны әйтте. Башка көннәрне андый ук ара үтмәсәк тә, 20 меңнән кимемәде. Шунысына сөендем, балалар арысалар да зарланмадылар. 
Исемлектәге бөтен пунктлар  – Эрмитаж, поездлар музее, ботаника бакчасы, Екатерина (әби патша) сарае, йөз еллык мәчет белән дә таныштык. Чиратлар турында укып, билетларны интернет аша алырга тырыштык. Тик монда да уяу булырга – бәяләр «тешләмәсен» һәм ялган билет алмас өчен бары рәсми сайтларны табарга кирәк. 

/ Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

4

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев