«Шәһри Чаллы»дан телевизорны кем отты?
Җиңүче белән сөйләштек
«Шәһри Чаллы»дан пятачок»та иң дулкынландыргыч мизгел - телевизор уйнату булгандыр. Барысы да алдашуларсыз, халык күз алдында үтте. Газетага язылган квитанцияләргә катнашучыларның исем-фамилиясен, телефон номерын язып, пыяла савытка салдык. Бәхетле билетларны тартып чыгарырга халык арасыннан Айсылу исемле кызны чакырдык.
Айсылу Фәния Шакирова квитанциясен тартып чыгарды. Фәния Шакирова шул кичне генә язылып өлгерде. Сәхнәдә техниканы безнең реклама роликларында төшкән «актер» - редакциянең машина йөртүчесе Хәлил абый үзе чыгарып бирде. Видеоларда инде телевизор тотып кайтып килгән Хәлил абый да бүләкне үзенеке итеп кабул итеп өлгергән иде ахрысы, телевизорны ахыргача кулыннан төшерәсе килмәде. Шулай да, бүләк иясенә тапшырылды.
- Фәния апа, кәефләрегез ничек?
- Ой, шәп! Бу минем “везучий” елым. Ике тапкыр «Күңел» радиосыннан билет оттым, хәзер менә телевизор. Монысы вобщеее инде…. Телевизооор!
- Телевизор җиңәм дип уйлаган идегезме?
- Әйе, никтер ышанган идем.
- Өегездә телевизор бар идеме?
- Бар, монысын аш бүлмәсенә куярмын
- Пятачокка гел йөрисезме?
- Йөрим, бүген дә ЗЯБтан килдем. Көн матур, бу якта иптәш хатынны да чакырып чыгардым. Газетаны элек интернеттан укый идем, бу юлы монда килгәч языласы килде. Телевизор өчен махсус та язылмадым, әмма җиңәсемне сиздем.
- Нәрсә белән килдегез? Ничек алып кайтасыз?
- Автобус белән килгән идем, такси белән кайтасы була инде (көлә). Рәхмәт сезгә бик зур, бик матур бәйрәмнәр оештырасыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев