Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сәясәт кенә димәгән дөньяда

«Ничек шулкадәр күләмдә эшли аласыз?» – дип гаҗәпләнүчеләр бар.

Икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу башланды. Шул уңайдан мин дә укучыларыбызга тагын «Шәһри Чаллы»га язылырга өндәп мөрәҗәгать итәм. Өенә бер дә матбугат басмасы яздырып алмаган кеше юктыр инде ул. Дөнья хәлләрен белешеп торырга кирәк бит, файдалы һәм кызыклы мәгълүматларны да белеп торасы килә. Минем иң зур теләгем – сайлый калсагыз, «Шәһри Чаллы» сезгә кирәкле газета булсын иде. Чөнки ул бүген халыкның ихтыяҗ-таләпләрен искә алып чыга торган гажәеп кызыклы басма. Мин моның шулай булуына ышанып, укучыларыбызның да фикерен тыңлап әйтәм. Шунысы да тәгаен – әгәр газетаның юньле икәнен белмәсә, бер редактор да кеше каршына чыгып андый сүзләр сөйли алмый.

Безнең эшчәнлегебезне газетадан, социаль челтәрләребездән күзәтеп баручылар үзләре дә күрә торганнардыр. Соңгы елларда «Шәһри Чаллы» коллективы үз позицияләрен ныгыту, укучыларыбызга ярар өчен, кем әйтмешли, кояш астында үз урынын табар өчен  күп тырыша. Шул эзләнү дулкынында «Шәһри Чаллы. Пятачок» кушымтасы чыга башлады. Ул безнең Чаллыда өч ел дәвамында алып барган халыкчан проектыбызның дәвамы, хәтта бик кыю дәвамы дип тә өстәр идем. Чөнки «басма газета-журналлар бетмәсме?» дигән шикне атлаган саен тәкрарлап торганда 24 битлек журнал-газета чыгара башла әле! Дөресен әйтим, мин бу идеягә үзем дә ышанмаган идем, «ТАТМЕДИА» җитәкчеләре: «Сез булдырасыз», – дип мәҗбүр итте. Ярты ел икеләндем, ярты ел куркып бу эшкә алынмый йөрдем. Башыма әллә нинди уйлар килеп китте. Аннары үземне кулга алдым, хезмәткәрләрем белән мөмкинлекләребезне барладык. Җитәкчеләр дөрес әйтә: «Бүген Шәһри Чаллы»ның алтын чоры – көчле коллектив эшли».

Яңа форматта эшләвебезгә нибары биш ай, ә без инде «Шәһри Чаллы. Пятачок»ны яраттык, кешеләр дә. Рәсми вакыйгалар һәм яңалыклар өчен чәршәмбе саныбыз бар, ә кушымтада халыкчан темаларга өстенлек  бирәбез. Әйтер идем, бу газета – күңел өчен, уйландырыр, гыйбрәт алыр, көлдерер һәм елатыр өчен. Чынлап та, сәясәт кенә димәгән бит дөньяда. Мәңгелек кыйммәтләр бар, аларны һич читкә куярга ярамыйдыр. Мин журналистларыма гел искәртәм: «Язган геройларыгызның күңелләрен «актарыгыз», алар сезгә ышанып үзләренең эчкерсез уй-фикерләре, тәкъдимнәре белән бүлешсеннәр, бушансыннар», – дим. Язмалар өстен-өстен булмасын, чын әйберләр генә кешенең игътибарын җәлеп итә ул.  

Хәтерегездә булса, быел кышкы салкында ялгыз яшәүче ир-ат югалды. Чаллыда гына түгел, бөтен республика буйлап эзләделәр аны. Кызганычка каршы, аны исән килеш тапмадылар. Соңыннан шушы фаҗиганең эзләре буенча Сәрия Гарипованың «Коткарып кала алмадык» дигән язмасы чыкты. Бактың исә, сәламәтлеген югалтып, үз машинасында Чистайга барып чыккан ир-атка, ул мөрәжәгать иткәндә хастаханәдә эшләүчеләр игътибарлырак һәм ихтирамлырак булса, район волонтерлары Чаллы волонтерларының үтенеченә тиешенчә колак салса, бәлки хәл аяныч бетмәгән дә булыр иде. Ә мондый язмышлар, гыйбрәтле, җанны кузгата торган хәлләр безнең һәр санда. Иң сөендергәне – безнең газета турында укучыларыбыз килеп тә, шалтыратып та әйтәләр. «Ничек шулкадәр күләмдә эшли аласыз?» – дип гаҗәпләнүчеләр дә бар. Монысы, әйткәнемчә, коллективның осталыгыннан тора инде.

Мәңгелек темалардан – мәхәббәт рубрикасы бар. Ел дәвамында газетабызда «Мәхәббәт тарихлары» дигән бәйге барачак. Шунысы сөендерә – бу темага хатлар көн дә килә. Аларны уку тансык та, рәхәт тә.

Яңалыкларыбыздан шул – киләсе елдан «Шәһри Чаллы» республика статусы ала – безне Кама аръягы районнарында да алып укыячаклар. Димәк, газетабызның дуслары, укучылары бермә-бер артачак. Бу нәкъ без теләгәнчә «Шәһри Чаллы»ның урыны якты кояш астында булуына тиң инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев