Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сакланыгыз! «Кентавр» килә

Вирус модификацияләнгән, хәтта ис һәм тәм тою югалу да якынча 10 процент очракта гына очрый.

Дөньяда коронавирусның «кентавр» дип аталган мутациясе тарала. Бүгенге көнгә инде ул уннан артык илдә, шул исәптән Һиндстан, Нидерланд, Австралия, Германия, Бөекбритания, АКШ һәм Канадада ачыкланган.

Мәскәүдә дә инде «кентавр» штаммын йоктыру очраклары ачыкланган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.

Татарстанга, шул исәптән Чаллыга килгәндә, әлегә бездә пандемиянең «яңа төре»н йоктыручылар теркәлмәгән, әмма медиклар яңа вариантның үзенчәлеген ачыклаган инде.

«Әлегә күпләп авыручылар юк, әмма без аның үзенчәлеген тоябыз. Иммунитетлары түбән пациентларда, 2,5 елда бер тапкыр авырмаучыларда һәм прививка ясатмаучыларда чир уртача авыр формада үпкәләр ялкынсынуы белән уза», - диде «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш штаттан тыш терапевты Диана Абдулганиева.

Хәзер Covid-19 инфекциясен симптомнарга гына нигезләнгеп ачыклау катлаулы. Вирус модификацияләнгән, хәтта ис һәм тәм тою югалу да якынча 10 процент очракта гына ачрый. Кеше чир йоктырдым дип шикләнгән очракта амбулатор тест-система ясап ачыклый ала.

Алдага прививкадан соң ярты елдан артык вакыт узса, татарстанлыларга хәзердән ревакцинация турында уйларга кирәк, диде медик. Аның сүзләренчә, битлек режимын һәм башка ковид чикләүләрен вакытлыча гамәлдән чыгарганнан соң, тынычланырга кирәк түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус