Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Салатлар бәйгесе» җиңүчесен бүләкләдек

Газета укучыларыбыз тәмле, матур, оригиналь, җиңел әзерләнә торган салат рецептларын язып, фотоларын безгә төшереп җибәрделәр. Бәйгедә 5 ханым катнашты. Алар – Арчадан Раушания Салихова, Чаллыдан Наилә Гыйбадуллина, Эльвира Хаҗиева, Эльвира Султанова һәм Казаннан Гөлия Балтина.

Беренчелекне Эльвира Султанова яулады. Аңа, вәгъдә ителгәнчә, үзе әзерләп җибәргән салатка кирәкле ингредиентлар салынган олы пакет тапшырдык. 

– Мин автомобиль юллары предприятиесе ашханәсендә пешекче булып эшлим. Эшемне бик яратам һәм хөрмәт итәм. Моннан тыш, хәзер 10 еллап инде кейтеринг (аш-су әзерләп бирү) белән шөгыльләнәм. Аш-су әзерләү күңелемә рәхәтлек бирә. Сезнең газета үткәргән конкурсларны карап бара идем, әмма катнашырга һаман тәвәккәлләмичә йөрдем. Бу юлы, озак уйлап тормыйча, яратып ясый торган иң тәмле – «фирменный» салатымны фотога төшердем дә, конкурска җибәрдем. Минем өчен туганнарым, дусларым, коллегаларым тавыш бирделәр. Җиңүем бик көтелмәгән булды. Шундый бәйгеләр оештырып торуыгыз өчен рәхмәт, – ди бәйгебез җиңүчесе. – Социаль челтәрләрдә генә түгел, сайтта чыккан барлык яңалыкларны да укып-белеп барам. Шундый күп мәгълүмат җиткерәсез, – дип өсти ул. 

Яңа елда да бергә булыйк! Бәйгеләребездә актив булыгыз! Сезгә, һичшиксез, бәхет елмаячак. 

/ Гөлия Ибатуллина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев