Салават Миңнеханов белән Гүзәлем тәүге тапкыр әти-әни булды
Бу көннең тагын бер куанычлы хәбәре: популяр җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең беренче сабыйлары дөньяга аваз салган. Бу хакта җырчылар Инстаграммнарында хәбәр итә
Әлеге хәбәрләрдән аңлашылганча, кыз балага бәхетле әти-әни Мәдинә дип исем сайлаган. Сабыйның авырлыгы - 3845 гр, буе - 56 см. Яшь әти-әнине без дә ихластан тәбрик итәбез. Салават, Гүзәлем, кызыгыз сау-саләмәт, игелекле, бәхетле бала булып үссен.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24303
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев